Иван Иванович Стахеев (1802 — 1885 елның 13 сентябре, Алабуга, Россия империясе) — рус сәүдәгәре һәм хәйриячесе, 1850—1852 һәм 1862—1864 елларда Алабуга шәһәр башлыгы.
Биография Иван Стахеев 1802 елда сәүдәгәр гаиләсендә туа. Сәүдәгәр балалары өчен традицион өй тәрбиясен ала.
1845 елдан 2 нче гильдия сәүдәгәрләренә кергән, 1860—1866 елларда 1 нче гильдиягә кабул ителгән. Иван Ивановичның сәүдә операцияләре бөтен Себерне үз эченә алган. Абыйсы Дмитрий белән сәүдә белән шөгыльләнә башлый, соңыннан уртак предприятиенең еллык әйләнеше берничә дистә миллион сум тәшкил иткәнИван Иванович Стахеев.
1862—1864 елларда Иван Стахеев шәһәр башлыгы итеп сайлана. Ул Алабугага Покрау чиркәве иконостасын башкару өчен Карл Гун һәм Василий Верещагин Император сәнгать академиясе алтын медалистларын чакыру инициаторы булган.
1870 нче елларда абыйлы-энеле «Д. И. һәм И. И. Стахеевлар хәйрия комитеты»н гамәлгә куялар, аннан капитал гыйбадәтханәләр, монастырьләр һәм уку биналарын төзүгә бирелгән. Ел саен комитет акчаларыннан хәерче кешеләргә пособие бирүгә акча бүлеп бирелгән. Алабугада Казан-Богородица хатын-кызлар монастыре төзелешенә (1856—1868 елларда төзелгән, 1930 елларда юкка чыгарылган) 300 мең сумнан артык акча биргән. Шулай ук Иван Стахеев Алабугада реаль училище урнаштыру өчен акча биргән (1878 елның 10 сентябрендә ачыла).
Сәүдәгәр Ф. Г. Чернов белән бергә Стахеевлар Афондагы Изге Пантелеймон монастыренә иганәләр керткәннәр.
1885 елның 13 сентябрендә Алабугада вафат булаЕлабужский феномен.
Стахеев III һәм II дәрәҗә Изге Анна ордены, шулай ук Изге Владимир ордены тасмасында алтын медаль белән бүләкләнгән.
Гаилә Анисья Ивановнага (1806—1860) өйләнгән. Балалары: Евдокия (1826—?), Александр (1827—1895), Владимир (1838—?), Дмитрий (1840—1918) и Николай (1845—?).
Библиография
Маслова И. В. Менталитет купечества уездных городов Вятской губернии XIX – начала ХХ в. – М.: Флинта-Наука, 2010.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Шәхесләр:Алабуга Төркем:Хәйриячеләр Төркем:II дәрәҗә Изге Анна ордены кавалерлары Төркем:III дәрәҗә Изге Анна ордены кавалерлары Төркем:1885 елда вафатлар Төркем:13 сентябрь көнне вафатлар Төркем:1802 елда туганнар