Александр Ковальски ( 8 (20) апрель, 1858 ел, Казан - 23 июнь (6 июль),1902 ел, Санкт-Петербург ) - Россия астрономы .

Биография Александр Марианович Ковальски 1858 елның 8(20) апрелендә Казанда туган. Казан университеты обсерваториясе директоры М. А. Ковальскиның улы.

1 нче Казан гимназиясендә белем алганнан соң, Казан университетының физика-математика факультетында укыган.

Хезмәт эшчәнлеге 1880 елда, университетны тәмамлагач, шунда штаттан тыш ассистент булып кала.

1882 елдан асситент булып эшли.

1889 елдан Казан обсерваториясенең астроном-күзәтчесе, кечкенә планеталарны күзәтә.

1894 елда, Бредихин чакыруы буенча, ул Пулково обсерваториясендә эшли башлый: башта адъюнкт-астроном, 1897 елдан өлкән астроном була.

Күзәтүләренең киң сериясе 1912 елда дөнья күрә. Аның башка хезмәтләре: «Rectascensionen der Pulkowaer Hauptsterne aus d. Cataloguer 1845, 1865 und 1885 abgeleitet» (1902)

«Наблюдения пассажным инструментом в первом вертикале» (Казань, 1893).

Александр Ковальски 1902 елның 23 июнендә Фин култыгында су коенганда батып үлә. Пулково зиратында җирләнгән .

Әдәбият

Некролог // Исторический вестник. Историко-литературный журнал. — 1902. — Т. LXXXIX — С. 660.

Сылтамалар

Ковальский Александр Марианович (1858—1902) Ковальский Александр Марианович. Публикации

Төркем:Беренче Казан ирләр гимназиясен тәмамлаучылар Төркем:Санкт-Петербургта вафатлар Төркем:1902 елда вафатлар Төркем:6 июль көнне вафатлар Төркем:Казанда туганнар Төркем:1858 елда туганнар Төркем:20 апрель көнне туганнар