Биска́й култыгы (, , , , ) — Пиреней ярымутравыннан төньякта урнашкан Атлантик океан өлеше. Испания һәм Франция ярларын юа, Галисиядән Бретаньга кадәр сузыла.
Култык исеме Бискайя басклар провинциясеннән барлыкка килде. Испаниядә култыкны Кантабрий диңгезе (Mar Cantábrico) дип атыйлар.
Култык өчпочмак формасын хәтерләтә. Гомуми мәйданы 223 мең км², озынлыгы 400 км, уртача тирәнлеге 1715 м, иң тирән урыны — 4735 м.
Бискай култыгының коючы елгалары: Гаронна, Дордонь, Луара, Адур һәм Бидасоа.
Төркем:Атлантик океан култыклары Төркем:Испания географиясе Төркем:Франция географиясе