Бәет ( «өй», «шигырь»; угыз телләре бой/бәй «хикәя», «җыр»Бакиров М.Х. Татарский фольклор: монография / Марсель Бакиров – Казань : Ихлас, 2012. – С.274.) — татар халык авыз иҗаты шигъри әсәре, зур шәхескә яки мөһим вакыйгага багышланган, күп очракта фаҗигалелекСадыйкова А.Х., Хәйретдинова Р.Р. XII–XX гасыр башы татар әдәбиятында дини фольклор: дәреслек / А.Х. Садыйкова, Р.Р.Хәйретдинова – Казан: КФУ, 2016. – Б.91, кызгану хисләреТатар теленең аңлатмалы сүзлеге academic.ru белән сугарылган.
Тасвирлама Гарәп-фарсы шигъриятендә "бәет" дип икеюллык шигырь исемләнә. Борынгы татар бәетләренә шулай ук икеюллылык хас. Жанрга икеюллык шигырьнең интонация һәм мәгънәсе ягыннан аерымланып торуы зарур.
Бәет күп очракта җырланса да, халык осталары бәет башкаруны "көйләп бәет әйтү", "көйләп бәет уку" дип йөртәләр. Бәет башкаручылары бәетчеләр дип исемләнә. Бәетләргә озын шигъри текстлар хас, алар кайбер вакытта 500 строфа күләмен тәшкил итәДулат-Алеев В.Д. Татарская музыкальная литература / В.Д.Дулат-Алеев. - Казань, 2007. - Б.34.. Шигъри юллар, гадәттә, тиз булмаган темпта музыкаль формулага көйләнә. Музыкаль формулалар күпчелек очракта пентатоника шәкеле кысаларыннан чыкмый.
Бәетләр өч төргә бүленә:
шәхси фаҗига бәетләре; сатирик бәетләр; сугыш бәетләре;
Бәет мөнәҗәт жанрына кайбер яктан якынлашкан: мәсәлән, күп бәетләрдә түбәндәге мөнәҗәтләркә хас сүзләрдән башлану очрыйСадыйкова А.Х., Хәйретдинова Р.Р. XII–XX гасыр башы татар әдәбиятында дини фольклор: дәреслек / А.Х. Садыйкова, Р.Р.Хәйретдинова – Казан: КФУ, 2016. – Б.92.:
«Бисмиллаһи дип башладым»; «Бисмиллаһи вә биллаһи, җитте корбан гаете» һ.б.
Фәкать, вакыйганы тулаем эпик характерда тирән сурәтләү бәетнең мөнәҗәттән төп аермасы булып сакланганБакиров М.Х. Татарский фольклор: монография / Марсель Бакиров – Казань : Ихлас, 2012. – С.275..
Тарих М.Х.Бакиров фикере буенча бәет үзенең тарихының борынгы дастаннардан башлый, шулар арасында "Кыйссаи Йосыф", "Хөсрәү вә Ширин", "Таһир һәм Зөһрә"Бакиров М.Х. Татарский фольклор: монография / Марсель Бакиров – Казань : Ихлас, 2012. – С.275-276..
Бәет иҗаты асылын язма әдәбият кануннары тәшкил итү сәбәпле, бәет иҗаты белән татар халкының зыялы урта катламы шөгыльләнгәнМакаров Г.М. Музыка старотатарской письменной поэзии как составная часть средневековой элитарной культуры Волго-Камского региона // Музыка. Искусство, наука, практика: Научный журнал Казанской государственной консерватории имени Н.Г. Жиганова. 2016. № 1 (13). С. 36.. Күп бәетләр дәһшәтле, көлке вакыйгалар яки батырчылык үрнәкләренә багышланган.
Бәет татар халкында XIV-XV йөзләрдә киң тарала башлыйБакиров М.Х. Татарский фольклор: монография / Марсель Бакиров – Казань : Ихлас, 2012. – С.278.. Бүгенге көндә дә бәетләр киң таралган татар фольклор жанрларының берсеДулат-Алеев В.Д. Татарская музыкальная литература / В.Д.Дулат-Алеев. - Казань, 2007. - Б.41..
Эчтәлек Бәет эчтәлеге буенча тарихи вакыйгаларга һәм шәхесләргә, шәхси фаҗигаләргә, авыр замана, ирексез хезмәт һәм хатын-кызларның михнәтле язмышына багышланганХалык авыз иҗаты: бәетләр tatar.org.ru. Мәсәлән, күпләргә таныш булган «Казан бәете» һәм «Сөембикә бәете»ндә Казанның руслар тарафыннан алыну вакыйгасы сурәтләнгән. «Француз сугышы», «Җиде кыз», «Урта Тигәнәле», «Ышна», «Сак-Сок» бәетләре шулай ук тормышта булган төрле хәлләргә нигезләнеп чыгарылган.
Чыганаклар
Бакиров, Марсель Хәернас улы. Татар фольклоры : югары уку йортлары өчен дәреслек / М. Х. Бакиров. - Казан : Мәгариф, 2008. - 358, с.; ISBN 978-5-7761-1861-6 Бакиров М.Х. Татарский фольклор: монография / Марсель Бакиров – Казань : Ихлас, 2012. – 399 с.; ISBN 978-5-904736-22-4. Дулат-Алеев В.Д. Татарская музыкальная литература / В.Д.Дулат-Алеев. - Казань, 2007. - ISBN 5-85401-082-8. Макаров Г.М. Музыка старотатарской письменной поэзии как составная часть средневековой элитарной культуры Волго-Камского региона // Музыка. Искусство, наука, практика: Научный журнал Казанской государственной консерватории имени Н.Г. Жиганова. 2016. № 1 (13). С. 29-40. Садыйкова А.Х., Хәйретдинова Р.Р. XII–XX гасыр башы татар әдәбиятында дини фольклор: дәреслек / А.Х. Садыйкова, Р.Р.Хәйретдинова – Казан: КФУ, 2016. – 384 б.
Искәрмәләр
Шулай ук карагыз
Мөнәҗәт Дастан Робагый Газәл
Төркем:Шәрык әдәбияты жанрлары
Төркем:Җырлар Төркем:Бәетләр Төркем:Фольклор