Искәндәр Фоат улы Сәйфуллин (1955 елның 25 июле, Казан, Татарстан АССР, ССРБ) — архитектор, Кол Шәриф мәчете проекты авторларының берсе.
Биография Искәндәр Сәйфуллин 1955 елның 25 июлендә Казанда туа. 1972 елда Казан төзүче-инженерлар институтының архитектура факультетына укырга керә, 1974 елда шәһәр төзелеше факультетына күчә, 1978 елда аны тәмамлый.
1978 елда Казан төзүче-инженерлар институтының архитектура проектлау кафедрасы ассистенты; 1980 елдан 1984 елга кадәр Мәскәү архитектура институтының аспиранты. 1985 елдан Казан инженер-төзелеш институтының «Архитектура проектлау» кафедрасы ассистенты, 1993 елдан
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының өлкән укытучысы.
1984 елда «КИСИ-Проект» студентлар проект-конструкторлык бюросында инженер-архитектор булып эшли; 1997—2002 елларда — «Татинвестгражданпроект» АПМ-2 әйдәүче архитекторы. 2007 елдан — «Татстройпроект» ҖЧҖнең әйдәп баручы архитекторыМеждународный проектный семинар «Градостроительная реорганизация и развитие приволжских территорий г. Казани», 2008.
Казан Кирмәнендә Кол Шәриф мәчетен торгызу идеясе авторларының берсе«Созидание», из цикла «На соискание государственной премии им. Г.Тукая», 17 апреля 2007 года в 13.20, Телеканал «Россия Татарстан». Аны проектлау эшендә катнаша. Моның өчен 2007 елда ул Тукай премиясенә тәкъдим ителәНовости на сайте Министерства культуры РТ, ләкин премия аңа бирелми«Названы лауреаты Государственной премии Республики Татарстан имени Габдуллы Тукая 2007 года.» на сайте Министерства культуры РТ. 2012 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге «Кол Шәриф мәчете» архитектура комплексын иҗат иткән өчен бер төркем архитекторларга, шул исәптән Искәндәр Сәйфуллинга да бирелә2012 елда Тукай премиясен Кол Шәриф архитекторлары гына алачак.
2004 елның 4 октябреннән 2005 елга кадәр Татарстан Республикасы Архитекторлар берлеге рәисе булаОсновные даты деятельности Союза архитекторов Республики Татарстан 1934—2004 на сайте Союза архитекторов Республики Татарстан.
Проектлары
Казанның Ульянов-Ленин урамы буенча урнашкан «Беренче Тау» торак комплексының эскиз проекты, җитәкчесе — Гобәйдуллин Р. З., архитекторы — Зәйнуллина Д. Ш.; Казанның Комаров урамы, 4, буенча урнашкан торак йортның эскиз проекты, архитекторы — Бахусова Ю. С.; Магадан, Уренгой, Владивосток, Бакы, Төмән һәм Уфада мәчетләрнең эскиз һәм форэскиз проектлары, 2000—2006 еллар; Казанның Островский урамы, 65 адресы буенча урнашкан «Вавилон» офис-үзәгенең эскиз проекты, җитәкчесе — Мокеев Н. В., 2004—2005 ел;
Бүләкләр
Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2012) — «Кол Шәриф мәчете» архитектура комплексының проектын төзү өчен
Искәрмәләр
Төркем:Татар архитекторлары Төркем:Тукай премиясе лауреатлары Төркем:Казан кирмәне Төркем:Мәскәү архитектура институтын тәмамлаучылар