Омск — Россиядә эре шәһәр, Омск өлкәсенең үзәге. Эре сәнәгатьле үзәк. Себер тимер юлында зур төен.

2020 елның 2 июленнән — «Хезмәт даны шәһәре» Указ о присвоении почётного звания Российской Федерации «Город трудовой доблести».

Халык исәбе 1 127 мең кеше (2009). Руслар (86 %), украиннар (2,8 %), казакълар (2,8 %), татарлар (1,9 %), алманнар (1,8 %) һ.б.

География Омск Иртешка Омь елгасы койган урында, Көнбатыш Себер тигезлегенең көньяк өлешендә, Мәскәүдән 2555 километр көнчыгышрак урнашкан. Омскидан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча) Тубыл ~ 679 кмТөмән ~ 629 кмТүбән Варта ~ 1483 кмКурган ~ 543 км Петропавловск ~ 256 км150px|center|Җилләр розасыНовосибирск ~ 663 кмКемерово ~ 937 км Костанай ~ 706 км Караганда ~ 863 км Павлодар ~ 412 км Климат Омски климаты континенталь, елда айларның иң салкыны — гыйнвар (уртача −16,9 °C), иң җылысы — июль (уртача 19,6 °C). Елның урта җил тизлеге — 2,8 м/с, һава дымлылыгы — 71%.

Бөтен метеокүзәтчелек тарихы буенча иң югары температура 1940 елның 18 июлендә тәшкил ителгән — 40,4 °C, иң түбән 1931 елның 3 февралендә — −45,5 °C.

Тарих 1716 елда чик буе ныгытмасы буларак нигезләнгән.

1782 елдан — шәһәр. 1782—1796 елларда Тубыл наместниклыгының, 1804—22, 1839—68 елларда — Тубыл губернасының өяз үзәге. 1822—1839 елларда — Омск өлкәсе, 1839 елдан 1918 елга кадәр — Акмола өлкәсе үзәге.

Россия ватандашлар сугышы вакытында — адмирал Колчак хөкүмәтенең башкаласы (1918—1920).

1925 елдан Себер краеның (соңрак — Көнбатыш Себер краеның) район һәм округ үзәге, 1934 елдан — Омск өлкәсе үзәге. Шул ук елларда шәһәр составына Ленинск-Омский (1922 елдан шәһәр, 1930 елда кертелгән) һәм Новоомск (1924 елдан шәһәр, 1931 елда кертелгән) шәһәрләре кертеләләр.

Шәһәрдә туган танылган шәхесләр Галина Кривошапко (1916―2013), дирижёр, РСФСРның атказанган артисты (1958) һәм сәнгать эшлеклесе (1972). Татарлар Дмитрий Карбышев (1880-1945), генерал-лейтенант, Советлар Берлеге Каһарманы (1946, вафатыннан соң). Рәхим Гайсин (1950), әдәбият галиме, шагыйрь, бард.

Халык 1840Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840 1856http://www.mojgorod.ru/omsk_obl/omsk/ 1897http://demoscope.ru/weekly/ssp/emp_lan_97_uezd.php?reg=785 1914 1926 1931 1939 19591959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19701970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19791979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19891989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 20022002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 2010http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus10_reg2.php 11 116 ~16 400 37 396 ~134 800 ~111 200 ~162 200 ~288 900 581 108 821 151 1 014 246 1 148 418 1 134 016 1 154 116 Милли состав Милләт 2002 2010 руслар 87,6% 88,8% казакълар 2,8% 3,4% украиннар 2,8% 2,0% татарлар 1,9% 1,9% алманнар 1,8% 1,3%

Административ бүленеш 200px|right Омск 5 административ округына бүленә: Киров административ округы Ленин административ округы Октябрь административ округы Совет административ округы Үзәк административ округы

Татар матбугаты

Каһарман башкорт Кызыл Шәрекъ яшьләре Хакыйкать

Искәрмәләр

Төркем:Россия субъектлары башкалалары Төркем:Омск өлкәсе шәһәрләре Төркем:Омск өлкәсе Төркем:Хезмәт даны шәһәрләре