Казан трамвае — Казанның трамвай системасы. Русиядә иң картлардан берсе санала, 1899 елның 20 ноябрендә ачылган. Хәзерге вакытта 5 маршрут эшли. Юл бәясе — 30 сум.
Тарих thumb|300px|Казан трамвай маршрутлары үзгәреше Казан трамвае — Русиядә иң борынгылардан берсе, ул 1899 елда Казан атлы тимер юлы системасы урынында ачылган. Кара: Казанда Бельгиянең атлы тимер юллар аноним җәмгыяте
1930 елларның башында Казанда дүрт трамвай маршрутлары була. Беренчесе һәм иң озыны, Постау бистәсеннән Свердлов һәм Бауман урамнарыннан, карт Адмирал дамбасыннан "Ерак тамакка" үтә иде.
Трамвайларның базасы Арча зираттагы трампаркта була. Ә шәһәр үскәч, маршрутларның саны күбәйде. Мәсәлән, 30 елларның актыгында 9 маршрут була. Ә 1990 елларда инде 18 маршрут булган.
Ләкин бу сан озак тормады. Транспорт реформасы буенча шәһәр үзәгендә трамвай юллары бетерелгән һәм 1-нче трампарк ябылган.
Трамвайның киләчәге 300px|мини|уңда|Казан тизләтелгән трамвае маршруты һәм киләчәк боҗра проекты 300px|мини|уңда|БКМ-843 төрендәге вагун Казан тизләтелгән трамвае маршрутында 2012 елда 5нче номерлы Казан тизләтелгән трамвае ачыла. Киләчәктә ул 3 номерлы трамвае белән кушылып боҗра маршрутын торгызыр, әлегә ул Кояшлы Шәһәргә кадәр бара. Бу трамвай Тимер юлы вокзалы — Декабристлар урамы — Фатыйх Әмирхан проспекты — Халитов урамы — Җиңү проспекты — Борисково бистәсе маршрут белән бара.
Маршрутлар 5 Тимер юлы вокзалы — Кояшлы шәһәр ы (элекке номер — 19) 1 Тимер юлы вокзалы — Химиклар урамы (элекке номер — 9) 4 Халитов урамы — 9нчы (элекке номер — 11) 6 Карабай бистәсе — Халитов урамы (элекке номер — 13)
Моны да карагыз Мәскәү трамвае Казан тизләтелгән трамвае Трамвай Казан метросы
Сылтамалар Казан трамвае турында татарча сайт Маршрутлардан бөтенесе картада (рус.)
Искәрмәләр
Трамвай