Мостай Кәрим (20 октябрь, 1919 ел, Башкортстан, Чишмә районы, Келәш авылы - 21 сентябрь, 2005 ел, Башкортстан, Уфа) - башкорт, татар язучысы, шагыйре һәм драматургы. Башкортстанның халык шагыйре. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1967).

Тормыш юлы 1919 елның 20 октябрендә Башкортстанның хәзерге Чишмә районының Келәш исемле татар авылында крестьян гаиләсендә туа. Милләте буенча татар, әмма соңрак милләтен «алыштыра».

1941 елда Башкорт дәүләт университетының тел һәм әдәбият факультетын тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка китә, сугышта элемтә башлыгы һәм артиллерия штабы башлыгы булып хезмәт итә. Сугышта мина ярчыгы күкрәгенә тиеп, чак кына йөрәгенә барып җитми.

Госпитальдә ятып дәваланып чыккач, Воронеж фронтына башкорт телендә чыгарга тиешле газетада эшләргә дип җибәрелә. Шул ук фронтның «За честь Родины» (Ватан намусы өчен) рус газетасында һәм «Ватан намусы өчен» татар газетасында эшли башлый. Алдынгы эшелон гаскәрләренә бара, мәкаләләр, очерклар һәм новеллалар яза. «Ватан намусы өчен»дә эшләүче Әхмәт Ерикәй, Гали Хуҗи һәм Риза Ишморат белән таныша һәм алар белән гомер буена дус булып кала. Главпур тарафыннан 1943 елда 3нче Украина фронтының «Советский воин» (Совет сугышчысы) газетасының татар редакциясенә махсус хәбәрче итеп җибәрелә. Ике ел «Совет сугышчысы» газетасы редакциясендә (мөхәррире капитан Мәхмүд Максуд) хезмәт итә.. Сугыштан кайткач ижади һәм ижтимагый эшкә бирелә.

1930 елларда ук яза башлый. Беренче шигырьләре татар телендә Чишмә районының "Сталинчы" (хәзерге "Чишмә") гәҗитендә басыла "Чишмә" гәҗите сайты. 1938 елда «Отряд кузгалды» (башк. телендә) дигән беренче шигырь җыентыгы нәшер ителә; 1941 елда «Язгы тавышлар» (башк. телендә) дигән шигырь китабы чыга. Барысы 100дән артык шигърият һәм проза китаплары, 10нан артык пьесалары дөнья күрә.

Иң билгеле әсәрләре: Шигърият җыентыклары: «Кара сулар», «Кайту», «Европа-Азия», «Заманалар». Повестьләре: «Безнең өйнең яме», «Өстаган», «Озын-озак балачак». «Айгөл иле», «Кыз урлау», «Ай тотылган төндә» (реж. Ш.Мортазина), «Ташлама утны, Прометей!» кебек драматик әсәрләре зур уңыш белән татар, башкорт театрлары сәхнәсендә куела.

Мостай Кәримнең әсәрләре берничә дистә телгә тәрҗемә ителгән.

2005 елның 21 сентябрендә Уфада вафат була.http://mustaykarim.narod.ru/. Уфаның мөселман зиратында җирләнгән.

Гаиләсе Хатыны Рауза. Улы Илгиз Кәримов (1942—2019), тәрҗемәче, ССРБ язучылар берлеге әгъзасы, Мостай Кәрим фондын оештыручыларның берсе (2013). Илгизнең хатыны Нәзифә Кәримова (1947), язучы, журналист. оныклары: Айгөл, Нияз. Кызы Әлфия Кәримова (Балабан). оныгы Тимербулат Кәримов (Тимербулат Балабан, 1974), эшмәкәр, миллиардер. Тимербулатның хатыны Инга (1982), Роснефть башлыгы Игорь Сечинның кызы.

Хәтер Уфада (2006), Мәскәүдә (2018), Алматыда (2019), Казанда (2019) урамнарга исеме бирелгән. Уфада (2013) һәм Казанда (2020)Татарстан Президенты: Мостай Кәримгә Казанда монумент татар-башкорт дуслыгын алга таба ныгытуга хезмәт итәчәк. ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев. 27.08.2020 һәйкәлләр куелган. Уфада (2013) һәм Казанда (2020) скверлар ачылган. Уфаның Милли яшьләр театрына исеме бирелгән. 2019 — РФ Президенты указы белән Уфа халыкара һава аланына Мостай Кәрим исеме бирелгән«Уфа» аэропортына Мостай Кәрим исеме бирелде. «Башинформ» МА, 31.05.2019 2019 — Нижгарның «Кызыл Сормово» заводында төзелгән круиз лайнерына (5 йолдызлы кунакханә дәрәҗәсендә'') исеме бирелгән. Лайнер Идел елгасы буенча йөзәчәк Нижгарда Мостай Кәрим лайнерын суга төшерделәр. «Башинформ» МА, 12.09.2019. 2019 — Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогика университетының өченче корпусында әлеге университетның мактаулы профессоры (2004) Мостай Кәримнең ачылганАльбина Зубарева. В БГПУ появилась аудитория имени Мустая Карима. ufaved.info, 18.10.2019. 2023 ел ― Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Мостай Кәрим исемендәге фонд ярдәмендә «Мотор фильм студия» кинокомпаниясе язучының «Ярлыкау» повесте буенча «Помилование» («Ярлыкау») кинокартинасы (хәрби драма) төшергән (Фильмның сценаристы Айдар Акманов; фильмның режиссеры Айнур Әскаров, фильмның продюсерлары Михаил Курбатов, Тимербулат Кәримов, Дмитрий Фикс; төп рольне башкаручы актер Александр Новиков). Мәскәүдә Мостай Кәрим повесте буенча төшерелгән фильм премьерасы булды. Татар-информ, 24.04.2023Лейла Аралбаева. В российский прокат выйдет военная драма «Помилование» по повести Мустая Карима. Башинформ, 30.03.2024 2023 елның 29 июнендә Кавказда, Кабарда-Балкариядәге исемсез тау түбәсенә исеме бирелгән. Түбәнең биеклеге — 3703 метр. Кавказ тауҙарының бер түбәһенә Мостай Кәримдең исеме бирелде. Башинформ, 30.06.2023 2024 елда БР ФА Башкорт энциклопедиясе институты «Мустай Карим» дигән энциклопедия бастырып чыгарган (рус телендә). Энциклопедиягә 1800 дән артык мәкалә урнаштырылганЛейла Аралбаева. В Уфе увидела свет энциклопедия «Мустай Карим». Башинформ, 30.10.2024.

Искәрмәләр

Чыганаклар Башкорт Википедиясе Сылтанмалар Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә башкорт телендәге әсәрләре рус телендәге әсәрләре башка телләрдәге әсәрләре

Төркем:Башкорт язучылары Төркем:Башкорт шагыйрьләре Төркем:Башкорт драматурглары Төркем:Башкортстан халык шагыйрьләре Төркем:Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:ССРБ дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:Татар язучылары Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Татар драматурглары Төркем:Фронтовик язучылар Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:Мостай Кәрим