Гашура көне ( ʻашура’) — мөхәррәм аеның унынчы көнеГашура — мөхәррәм аеның унынчы көне (дини бәйрәм). — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К. З. Хәмзин, М. И. Мәхмүтов, Г. Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 89..
Шигыйләр бу көнне Кәрбаладагы вакыйгаларга, өченче (Мөхәммәт пәйгамбәрнең оныгы, кызы Фатыйма һәм якын сәхабәсе Гали ибне Әбү Талибның улы) һәм аның тарафдарлары үлеменә багышланган матәмне үткәрәләр.
Бу йола мөселман илләрендә киң таралган: Иран һәм Әзербайҗан, Иракның шигый өлешләре, Бахрейн, Согуд Гарәбстаны, Ливан, Йәмән, Кувейт һәм Әфганстан, Пакистандагы (Карачи, Лахор һәм илнең башка өлешләре) күпсанлы шигый диаспорасы арасында, БГӘ, Сүрия (Ливан белән чиктәш), Төркия (күпсанлы Иран-Әзербайҗан диаспорасы), Үзбәкстан (Бохара һәм Сәмәрканд иранлылары), Россия (Дагыстанның көньяк чиге), Катар, Оман, Әрмәнстан (Иран иммигрантлары), Грузия (Иран иммигрантлары һәм җирле әзербайҗанлылар), шулай ук АКШ, Канада, Австралия, Германия, Бөекбритания, Австрия, Швеция, Франция, Нидерланд, Швейцария, Дания, Италия кебек илләрдәге Иран-Әзербайҗан диаспорасының бер өлеше арасында .
Йола мөхәррәмнең 1 нән 10 на кадәр дәвам итә. Бу көннәрдә мөнәҗәтләр, догалар укыла. Шулай ук Шахсәй-вахсәй үткәрелә.
Сөнниләр бу көнне ураза тотарга тырышалар, чөнки бу көндә ураза тоту бик саваплы булып санала.
Сөнниләрдә Сөнниләр бу көнне Муса пәйгамбәрне һәм Исраил угылларын Фиргавен гаскәрләреннән коткарган өчен Аллаһыга рәхмәт йөзеннән ураза тоталар. Сөнниләр раславынча, Мөхәррәм — ислам календаренең беренче ае һәм Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйткән дүрт изге айның берсе:
Шигыйләрдә Шигыйләр өчен Гашура — ул кайгы һәм сагыну көне. Бу көнне алар имам Хөсәен, аның туганы Габбас һәм 70 шәһитнең 680 елда (һиҗри 61 ел) Кербела шәһәре янында хәлиф Язид I гаскәрләре белән сугышта шәһит булуын искә алып, төрле кайгылы йолалар һәм мәрәсимнәр үткәрәләр. Матәм йолалары Иранда, Әзербайҗанда, Афганстанда, Тажикстанда, Ливанда, Пакистанда, Бахрейнда Фарсы култыгының кайбер илләрендә һәм шигыйлар яшәгән төбәкләрдә үткәрелә. Мәтам йоласы вакытында имам Хөсәен һәм аркадашларының газаплары сурәтләнә, үз-үзләрен йөдәтү, җәрәхәтләү күзәтелә.
Искәрмәләр
Моны да карагыз Ислам бәйрәмнәре
Төркем:Ислам бәйрәмнәре