Викифункцияләр () — чыганак кодын ясау, үзгәртү һәм кабат куллануны мөмкин итүгә юнәлгән компьютер функцияләренең уртак редакцияләнгән каталогы.
Проект Викимәгълүматка өстәмә булган һәм аның структуралы мәгълүматларын кулланып, телдән бәйсез Википедия версиясен булдыруны максат итеп куйган Абстракт Википедия белән тыгыз бәйләнештә. Башлыча Викиламбда дип йөртелгән башлангычның төгәл исеме Викифункцияләр исем бирү конкурсыннан соң 2020 елның 22 декабрендә игълан ителде. Викифункцияләр сайты 2022-нче елда эшли башлар дип көтелә һәм 2012-нче елдан соң беренче яңа башлатылган Викимедиа проекты булачак.
Ачык демонтрация системасы https://notwikilambda.toolforge.org сайтында булдырылды һәм 2020 елның октябрендә игълан ителде.
Абстракт Википедия Викимәгълүматның автордашы Denny Vrandečić тарафыннан 2020 нче елның апрель аенда Google эш кәгазендә тасвирлана, май 2020дә Wikilambda буларак рәсми тәкъдим ителә, һәм июль 2020 дә Викимедиа Фонды Багучылар шурасы тарафыннан Абстракт Википедия буларак расланыла. 2021 елның мартында Communications of ACM кибернетика тармагы журналында Врандечич системага гомуми күзәтү биргән "Күп телле Википедия төзү" мәкаләсен бастыра.
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
Викимедиа хәрәкәтенең төрле проектлары һәм аларның тел бүлекләре арасындагы координация мохите Мета-Викидагы тасвирланма бите (күптелле)
Төркем:Википедия Төркем:Викимедиа проектлары Төркем:Семантик пәрәвез