Роман Фәрист улы Абдуллин — рәссам-монументалист, Россия һәм Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы (2019), Санкт-Петербург Хөкүмәте премиясе лауреаты (2019) , Муса Җәлил исемендәге Татарстан Республикасы премиясе лауреаты (2021). Россия Сәнгать Академиясенең әгъза-корреспонденты(2022); Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2025)
Тәрҗемәи хәле Абдуллин Роман Фарис улы 1991 елның 25 октябрендә Свердловск өлкәсенең Екатеринбург шәһәрендә туган. Әтисе ягыннан бабасы Кәлимулла Габдулла улы — Татарстанның Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылыннан, ә дәү әнисе — Фәрхебану Әмирһади кызы Башкортстанның Калтасы районы Ваныш авылы кызы, 1954 елны Свердловск шәһәренә килеп төпләнгәннәр. 1996—2006 елларда Роман шайбалы хоккей буенча «Спартаковец» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә өстәмә белем алган. 2007—2011 елларда Екатеринбург сәнгать училищесының график дизайн бүлегендә укый. 2011—2017 елларда Санкт-Петербург дәүләт рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтының рәсем факультетында белем ала. 2017 елдан Екатеринбург шәһәрендә Г. К. Жуков исемендәге Свердловск өлкәсе региональ иҗтимагый фонды әгъзасы, 2019 елдан Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы була. 2019 елдан Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасына кабул ителә.Картины современных художников. Художник Абдуллин Роман Фаристович. Шәхси күргәзмәләре Урал археологиясе музеенда, Свердловск өлкәсе туган якны өйрәнү музеенда, Санкт-Петербургның Оборона һәм Ленинград блокадасы дәүләт музеенда, Татарстанның Санкт-Петербургтагы даими вәкиллегендә үткән. Рәссам эшләре Россиядән тыш, Украина, Белоруссия, Польша, Италия, Болгария, Швейцария, АКШ, Канада, Монголия, Япония, Кытай дәүләтләрендә саклана.Әсәрләре Мәскәүдә, РФ Оборона министрлыгының РФ Хәрби көчләре Үзәк музеенда, Санкт-Петербургтагы Артиллерия, инженерлар һәм элемтә гаскәрләренең Сугышчан тарихи музеенда бар. 2020 елда «Русское искусство» журналында хезмәтләре дә нәшер ителгән. Шәхси күргәзмәләре 2007 елда Екатеринбург шәһәре курчак театры фойесында курчакларының шәхси күргәзмәсе. 2017 елда Екатеринбург шәһәренең Свердловск өлкәсе Туган якны өйрәнү музеенда «Победа. 1945» картинасы күргәзмәзсе. 2018 елда Санкт-Петербург шәһәренең Ленинградның Дәүләт мемориаль музеенда «Ленинград блокадасы» бер картиналы күргәзмәсе өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. 2018 елда Екатеринбург шәһәренең Свердловск өлкәсенең Туган якны өйрәнү музеенда «Листопад» бер картина күргәзмәсе өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. 2019 «Җиңү юллары буйлап» шәхси күргәзмәсе Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнә
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2021 ― Муса Җәлил премиясе ― рәсем сәнгате өлкәсендәге күренекле казанышлары өчен 2025 ― Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе ― рәсем сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен
Искәрмәләр
Сылтамалар Роман Абдуллин: «Мое детство и юность пропитаны историями о том нелегком времени» Запомните это имя! Музей получил в дар полотно Петербургского художника Золотой медали «Достойному» удостоен Абдуллин Роман Фаристович за серию работ, посвященных героям Великой Отечественной войны. Зилә Нигъмәтуллина. Җиңү тарихчысы.
Төркем:Татар рәссамнары Төркем:Репин исемендәге институтны тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Екатеринбург Төркем:Шәхесләр:Санкт-Петербург Төркем:Җәлил премиясе лауреатлары Төркем:Шәхесләр:Иске Чәчкаб Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре