Фунань (традицион Кытай иероглифлары беләнː扶南; Кхмер телендәː ហ៊្វូណន, Hvunân, fuːnɑːn; Вьет телендәːPhù Nam, Чһу Хан: ) Кытай картографлары һәм язучылары тарафыннан тарихи борынгы Һиндулашкан дәүләткә — яки, дөресрәге ирекле дәүләтләр челтәренә (мандала) бирелгән атама— ул кыйтга Көньяк-Көнчыгыш Азиядә урнашкан булган, үзәге Меконг дельтасында булган һәм безнең эраның беренче гасырыннан алтынчы гасырына кадәр булган. Атама Кытай тарихи текстларында бу патшалыкны тасвирлаганда табыла һәм иң киң тасвирламалар күбесенчә Фунаньда безнең эраның 3-енче гасыр уртасында сәяхәт кылган һәм Көнчыгыш Ву династиясе вәкилләре ике Кытай дипломаты Канг Таи һәм Жу Йинг мәгълүматына нигезләнгән.Higham, c., 2001, The Civilization of Angkor, London: Weidenfeld & Nicolson, ISBN 9781842125847 Фунань хәзерге телләрдә Внум төбәге (Борынгы Кхмер телендә: វ្នំ , Nokor Phnom, , , nɔkɔː pʰnum, туры мәгънәдә: Таулар патшалыгы, , Таи телендә: () һәм шулай ук (Вьет телендәː ) Пһу Нам буларак мәгълүм. Шулай да, “Фунань” исеме чорның асаба килеп чыгышлы нинди дә булса текстларда табылмаган һәм Фунань халкы дәүләтләрен үзләре ничек атаганнары мәгълүм түгел. Кайбер галимнәр борынгы Фунань сүзен bnaṃ яки vnaṃ бәйле Кхмер сүзеннән (хәзерге Кхмер телендә: , мәгънәсе "тау") әйтелешен алганнар дип, башкалар шулай да Фунань әйтелеш түгел, ә Кытай телендә иероглифлар белән язылганның мәгънәсе дигән карашта булганнар. Тһап Муойда язмада Каундинья
Тһап Муойның (хәзер кхмер телендә “Прасат Прам Ловен” буларак мәгълүм) Санскрит язмасы (K.5) хәзер Хо Ши Мин шәһәрендә Вьетнам Тарихы Музеенда урнашкан һәм “Каундинья сызыгының ае” (...kauṇḍi[n]ya[vaṅ]śaśaśinā...) булган һәм “җирдән үскән патшалык”ның җитәкчесе булган патша Джаяварманның кече улына (nṛpasunu—bālo pi) патшазадә Гунаварманга карый. Патшалыкның исеме кебек үк, кешеләрнең этно-лингвистик табигате белгечләр арасында күп бәхәс китереп чыгара. Төп гипотезалар булып Фунань халкының күбесенчә Мон–Кхмер халкы яки аларның күбесенчә Австронезия халкы булуы яки аларның күп милләтле җәмгыять булулары. Бу мәсьәлә буенча булган шәһадәттән әлегә нәтиҗә ясалмаган. Майкл Викери әйткәнчә, гәрчә Фунань теленең идентификациясе мөмкин булмаса да халык Кхмер булганга көчле шәһадәт бар.Michael Vickery, "Funan reviewed: Deconstructing the Ancients", Bulletin de l'École Française d'Extrême Orient XC-XCI (2003–2004), pp. 101–143 Ок Эода археология нәтиҗәләре "Ок Эо һәм Ангкоргача дәрәҗәләр арасында чын дәвамлылык булмавы юк" икәнен күрсәткән, моны Фунань идарәсе астында Кхмер лингвистик доминантлыгы күрсәткән.Pierre-Yves Manguin, "From Funan to Sriwijaya: Cultural continuities and discontinuities in the Early Historical maritime states of Southeast Asia", in 25 tahun kerjasama Pusat Penelitian Arkeologi dan Ecole française d'Extrême-Orient, Jakarta, Pusat Penelitian Arkeologi / EFEO, 2002, p. 59-82. Кытай тарихчылары шәһадәтенә нигезләнеп Фунань дәүләте безнең эраның 1-енче гасырында Меконг дельтасында нигезләнгән булган, әмма археологик өйрәнү төбәктә киң кеше яшәү урыннары безнең эрага кадәр 4-енче гасыр икәнен күрсәткән. Кытай авторлары тарафыннан бер бердәм дәүләт буларак каралса да, кайбер хәзерге галимнәр Фунань кайвакыт бер-берсе белән сугышкан, ә кайвакыт бердәм берлек тәшкил иткән шәһәр дәүләтләр тупланмасы булуда шөбһәнәләр. Hà Văn Tấn, "Oc Eo: Endogenous and Exogenous Elements", Viet Nam Social Sciences, 1–2 (7–8), 1986, pp.91–101. Көньяк Вьетнамда Ок Эо борынгы сәүдә үзәгендә казып чыгарылган Рим, Кытай һәм Һинд тауарларны керткән археологик шәһадәтләрдән Фунаньның көчле сәүдә дәүләт икәне билгеле.Lương Ninh, "Funan Kingdom: A Historical Turning Point", Vietnam Archaeology, 147 3/2007: 74–89. Көньяк Камбоджада Ангкор Борейда казулар шулай ук әһәмиятле кеше яшәү биләмәсе булу турында шәһадәтне биргән. Ок Эо яр буенда портка һәм Ангкор Борейга каналлар системасы белән тоташтырылган булу сәбәпле, бу урыннарның бөтенесе Фунаньның төп үзәк өлеше булуы ихтимал.
Мәдәнияте Фунань мәдәнияте асаба ышанулар һәм Һинд фикерләре кушылмасы булган. Патшалыкка Һинд мәдәнияте көчле йогынты ясаган булган һәм Һиндлеләр дәүләт хөкүмәте максатлары өчен эшкә алынган булган. Сарай яны теле булып Санскрит булган һәм Фунаньлылар арасында Һинд дине һәм бишенче гасырдан соң Буддачылык дини доктриналары таралган булган.
Фунань хөкемдарлары исемлеге Тәртип буенча саны Санскрит исеме Кытай текстларында исемнәре Хөкеме 01 Neang Neak (Сома патшабикәсе) Liǔyè ( / Yèliǔ (1-енче/2-енче гасыр? 02 Preah Thong (Kaundinya I) Hùntián ( / Hùnhuì (1-енче/2-енче гасыр 03 Hun Pan-huang Hùnpánkuàng (2-енче гасыр 04 Pan-Pan Pánpán (2-енче гасыр ахыры 05 Srei Meara Fàn Shīmàn (3-енче гасыр башы 06 Мәгълүм түгел Fàn Jīnshēng (як. 230? 07 Мәгълүм түгел Fàn Zhān (як. 230 – як. 243 яки соңрак 08 Мәгълүм түгел Fàn Cháng (243 елдан соң 09 Мәгълүм түгел Fàn Xún (245/50-287 10 Мәгълүм түгел Мәгълүм түгел4-енче гасыр 11 Candana Zhāntán (як. 357 12 Мәгълүм түгел Мәгълүм түгелМәгълүм түгел 13 Kaundinya II Qiáochénrú (як. 420 14 Sri Indravarman I Chílítuóbámó (як. 430 – як. 440 15 Мәгълүм түгел Мәгълүм түгелМәгълүм түгел 16 Мәгълүм түгел Мәгълүм түгелМәгълүм түгел 17 Jayavarman Kaundinya Qiáochénrú Shéyébámó (484–514 18 Rudravarman Liútuóbámó (514 - як.545 Искәрмәләр
Төркем:Көньяк-Көнчыгыш Азия Төркем:Һинд дине Төркем:Буддизм Төркем:Фунань