Юрий Николаевич Березуцкий (1956 елның 8 августы, Егорьевск, Мәскәү өлкәсе) — Россия сәяси эшлеклесе, VII чакырылыш Дәүләт думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, мәгълүмат сәясәте, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә комитеты әгъзасы.

Тормыш юлы Юрий Березуцкий 1956 елның 8 августында Егорьевск шәһәрендә туа. 1978 елда «инженер-электромеханик» белгечлеге буенча Хабаровск тимер юл транспорты инженерлары институтын тәмамлаган.

1978—1984 елларда Хабаровск тимер юл транспорты инженерлары институтында кече фәнни хезмәткәр, «Тимер юлны электр белән тәэмин итү» кафедрасы укытучысы булып эшли. 1987 елда Мәскәү тимер юл транспорты инженерлары институтында техник фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә диссертация яклый. Гыйльми дәрәҗә алганнан соң Хабаровскка кайта, 1987 елдан 1988 елга кадәр Хабаровск тимер юл транспорты инженерлары институтында өлкән укытучы, доцент булып эшли. 1989—1991 елларда СБКФның партия комитеты секретаре булып эшли. 1991 елдан 2006 елга кадәр Ерак Көнчыгыш дәүләт элемтә юллары университетында укыту-тәрбия эшләре буенча проректор, укыту-методик идарә башлыгы, проректор-ректор ярдәмчесе булып эшли.

2000 елның декабрендә Хабаровск шәһәр Думасы депутаты итеп сайлана. 2004 елда кабат 9 нчы номерлы бер мандатлы сайлау округыннан Хабаровск шәһәр Думасы депутаты итеп сайлана. 2006 елда губернатор тәкъдиме буенча Хабаровск крае Закон чыгару Думасы тарафыннан Хабаровск краенда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп билгеләнүгә бәйле рәвештә депутат вәкаләтләреннән вакытыннан алда отставкага китәИстория института Уполномоченного по правам человека в Хабаровском крае. 2006 елдан 2016 елга кадәр Хабаровск краенда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил булып эшләгән.

2016 елның сентябрендә «Бердәм Россия» партиясе исемлекләре буенча Дәүләт думасына сайлана, мандатларны бүлү нәтиҗәләре буенча җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана.

Закон чыгару эшчәнлеге 2016 елдан 2019 елга кадәр, VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты вәкаләтләрен үтәү дәвамында, федераль законнар проектларына 47 закон чыгару инициативасы һәм төзәтмә авторы була.

Гаилә Өйләнгән, ике баласы — кызы һәм улы бар.

Искәрмәләр

Төркем:Бердәм Русия фиркасе әгъзалары Төркем:СБКФ әгъзалары Төркем:Техник фәннәр кандидатлары Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1956 елда туганнар Төркем:8 август көнне туганнар Төркем:Ерак Көнчыгыш дәүләт аралашу юллары университетын тәмамлаучылар