Сергей Викторович Михеев (1938 елның 22 декабре, Хабаровск, ССРБ) — совет һәм Россия авиаконструкторы, «Камов» ААҖ генераль конструкторы. Техник фәннәр докторы (1984), РФА академигы (2011). Россия Федерациясе Каһарманы (1997), Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2009). Ленин премиясе һәм Россия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты.
Тормыш юлы Сергей Михеев 1938 елның 22 декабрендә Хабаровскта туа. 1956 елда Мәскәү авиация институтының (МАИ) авиация техникасы факультетына укырга керәМихеев Сергей Викторович на сайте клуба выпускников МАИ. 1962 елда МАИны тәмамлый һәм Ухтом боралак заводында (хәзер «Камов» ААҖ) инженер-конструктор булып эшли башлый.
1974 елда Николай Камов вафатыннан соң Ухтом боралак заводының баш конструкторы,1987 елда Н. И. Камов исемендәге боралак фәнни-техник комплексы генераль конструкторы була. 1994 елда «Камов» ААҖ президенты һәм генераль конструкторы була.
Сергей Михеев җитәкчелегендә «Камов» КБда түбәндәге җиңел хәрби боралаклар төзелә: көймәгә каршы / эзләү-коткару Ка-27, хәрби-транспорт Ка-29, радиолокацион күзәтче Ка-31, хәрби һөҗүм итүче Ка-50 «Кара акула» һәм Ка-52 «Аллигатор», күпмаксатлы Ка-60, шулай ук гражданлык боралаклар — күпмаксатлы Ка-32 һәм аның модификацияләре, җиңел күпмаксатлы Ка-226, пилотсыз Ка-37 һәм Ка-137.
1997 елның 22 августында Россия Федерациясе Президенты указы белән Сергей Викторович Михеевка Россия Федерациясе Каһарманы исеме бирелә.
2000 елның 26 маенда Россия фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайлана (Машина төзелеше, механика һәм идарә итү процесслары проблемалары бүлеге)Михеев Сергей Викторович на ИС АРАН.
2011 елның 22 декабрендә РФА хакыйкый әгъзасы итеп сайлана (Энергетика, машина төзелеше, механика һәм идарә итү процесслары бүлеге).
Халыкара боралак ассоциациясе, Россия, Аурупа һәм АКШ боралак җәмгыятьләре әгъзасы.
Җәмәгать эшчәнлеге 1990—1993 елларда — РСФСР/РФ халык депутаты («Россия коммунистлары», «Сәнәгать берлеге» депутат төркемнәре), транспорт, элемтә һәм информатика буенча Югары Совет комиссиясе әгъзасы.
1993—1994 елларда — Россия Хөкүмәте каршындагы сәнәгать сәясәте советы әгъзасы.
1997 елдан — Россия Федерациясе Иминлек Советы каршындагы фәнни совет әгъзасы, оборона-сәнәгать комплексы проблемалары буенча Россия Федерациясе Иминлек Советының ведомствоара комиссиясе әгъзасы.
Бүләкләр
Россия Федерациясе Каһарманы (1997); Ленин ордены; Октябрь Инкыйлабы ордены; Ленин премиясе (1982); Россия Федерациясе Дәүләт премиясе (1996) — бер урынлы Ка-50 хәрби боралагын булдыру һәм серияле җитештерүгә керткән өчен; Россия Фәннәр академиясенең А. Н. Туполев исемендәге премиясе (1997) — хәрби һәм граждан боралакларын булдыру буенча фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре комплексы өченПремия имени А. Н. Туполева.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Семёнов С. М., Терешкова Н. А. Михеев Сергей Викторович «Чёрный Призрак» д/ф о «Чёрной акуле» и её создателе С. В. Михееве
Төркем:РФ дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:Ленин премиясе лауреатлары Төркем:Русиянең атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Октябрь Инкыйлабы ордены кавалерлары Төркем:Ленин ордены кавалерлары Төркем:РФ Каһарманнары Төркем:Техник фәннәр докторлары Төркем:Хабаровскида туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1938 елда туганнар Төркем:22 декабрь көнне туганнар Төркем:Мәскәү авиация институтын тәмамлаучылар