Иван Иванович Артоболевский (1905 елның 26 сентябре [9 октябре], Мәскәү, Россия империясе — 1977 елның 21 сентябре, Мәскәү, ССРБ) — совет галим-механигы, механизмнар һәм машиналар теориясе өлкәсендә белгеч, ССРБ Фәннәр академиясе академигы, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1969).
Тормыш юлы Иван Артоболевский рухани гаиләсендә туа. 1938 елда әтисе Иван Алексеевич Артоболевский атып үтерелә.
1926 елда К. А. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлыйАртоболевский Иван Иванович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохорова — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.. 1927 елда экстерн белән Мәскәү дәүләт университетының физика-математика факультетының математика бүлеген тәмамлый.
1927 елдан укытучы булып эшли. 1929—1932 елларда Д. И. Менделеев исемендәге Мәскәү химия-технология институтының теоретик механика кафедрасын җитәкли. Институт тарихында иң яшь профессор була.
1932—1949 елларда — Мәскәү дәүләт университеты профессоры (башта теоретик механика кафедрасында эшли). 1941 елда МДУ механика-математика факультетында (Б. В. Булгаков белән бергә) механизмнар һәм машиналар теориясе, гироскоплар теориясе, тирбәнешләр теориясе, идарә итү теориясе өлкәләрендә эшләрне активлаштыруны тәэмин иткән гамәли механика кафедрасын оештыра. Артоболевский бу кафедрада мөдир вазыйфаларын башкаручы була (1941—1944)Московский университет в Великой Отечественной войне. — 4-е, переработанное и дополненное. — М.: Издательство Московского университета, 2020. — С. 85. — 632 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-19-011499-7.. Барлык студент-механиклар өчен мәҗбүри булган «Гамәли механика» курсын укыганМеханика в Московском университете / Под ред. К. А. Рыбникова. — М.: Изд-во Моск. ун-та, 1992. — 168 с. — ISBN 5-211-01979-2.. 1942 елдан — Мәскәү авиация институты профессоры.
1937 елдан ССРБ Фәннәр академиясенең машина белеме институтында эшли; механизмнар һәм машиналар теориясе бүлеге мөдире, 1938—1941 елларда — фән буенча директор урынбасары булып эшли.
1939 елда — әгъза-корреспондент, ә 1946 елда ССРБ ФА хакыйкый әгъзасы итеп сайлана.
Бөек Ватан сугышы елларында Инженер-машина төзүчеләр Бөтенсоюз фәнни җәмгыяте рәисе була. 1947 елдан — рәис урынбасары, 1966 елдан — «Гыйлем» Бөтенсоюз җәмгыяте рәисе.
7-9 нчы чакырылыш (1966—1979) ССРБ Югары Советы Союзы Советы депутаты Винница өлкәсенең 430 нчы номерлы Тульчин сайлау округыннан. 9 чакырылыш ССРБ Югары Советы Президиумы әгъзасы (1974—1979).
Теоретик һәм гамәли механика буенча ССРБ милли комитетының башлангыч составына керә (1956).
1969 елда 45 илдән торган Машиналар һәм механизмнар теориясе буенча халыкара федерация оештыру инициаторы һәм беренче президенты була, берничә тапкыр аның президенты итеп сайлана.
Бүләкләр
Социалистик Хезмәт Каһарманы (1969 елның 13 марты); биш Ленин ордены (1954 елның 27 марты; 1965 елның 8 октябре; 1967 елның 8 августы; 1969 елның 13 марты; 1975 елның 8 октябре); ике Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1945 елның 10 июне; 1945 елның 16 сентябре) «Мәскәү оборонасы өчен» медале (1944); «Фидакарь хезмәт өчен (Хәрби батырлык өчен). Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» юбилей медале (1970); «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең утыз еллыгы» юбилей медале (1975); РСФСРның Атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1945); Пафнутий Чебышев исемендәге премия (1946); Бөтендөнья Тынычлык Советы тарафыннан Жолио-Кюри исемендәге көмеш медаль бирелә (1959); Чехословацкая Фәннәр академиясе тарафыннан «Фән һәм җәмгыять үсешендә казанышлары өчен» көмеш медале бирелә (1966); Инженер-механиклар институты (Англия) тарафыннан Джеймс Ватт исемендәге халыкара алтын медале белән бүләкләнә (1967).
Фәнни эшчәнлек
Фәнни мәнфәгатьләр
машиналар һәм механизмнар теориясе; эш машиналарының динамикасын өйрәнүнең теоретик һәм эксперименталь методлары проблемалары.
Фәнни нәтиҗәләр
пространство механизмнарының классификациясен эшли һәм аларны кинематик анализлау ысулларын бирә, катлаулы механизмнарның кинематик анализлау методларын булдыра (1939).
Хәтер
Машина белеме институтының иске бинасында мемориаль такта урнаштырылган. Иван Артоболевский эшләгән Машина белеме институтында музей оештырылган. Академик Артоболевский исемен Латвия Диңгез Пароходчылыгының рефрижератор судносы йөртә.
Искәрмәләр
Әдәбият
Боголюбов А. Н. Иван Иванович Артоболевский. М., 1982 (в сер. «Научно-биографическая серия») Механика в Московском университете / Под ред. К. А. Рыбникова. — М.: Изд-во Моск. ун-та, 1992. — 168 с. — ISBN 5-211-01979-2.. Московский университет в Великой Отечественной войне. — 4-е, переработанное и дополненное. — М.: Издательство Московского университета, 2020. — С. 85. — 632 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-19-011499-7. Первый состав Российского национального комитета по теоретической и прикладной механике. Составители А. Н. Богданов, Г. К. Михайлов / под редакцией д-ра физ.-мат. наук Г. К. Михайлова. — Москва: «КДУ», «Университетская книга», 2018. — 70 с. ISBN 978-5-91304-805-9
Сылтамалар
РФА рәсми сайтында Иван Иванович Артоболевский профиле Артоболевский, Иван Иванович (РФА Машина белеме институты сайтында шәхси бите) Тарихи белешмә РФА Архивы сайтында
Төркем:Мәскәүдә вафатлар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1977 елда вафатлар Төркем:21 сентябрь көнне вафатлар Төркем:Мәскәүдә туганнар Төркем:1905 елда туганнар Төркем:9 октябрь көнне туганнар Төркем:РСФСР атказанган фән һәм техника эшлеклеләре Төркем:«Мәскәүне саклау өчен» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Ленин ордены кавалерлары Төркем:Социалистик Хезмәт Каһарманнары Төркем:Техник фәннәр докторлары Төркем:Мәскәү өлкәсендә вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:К. А. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаучылар Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар