Вильсон чире (гепатолентикуляр дегенерация) — церулоплазмин кимчелеге белән бәйле сирәк патология. Тукымаларда бакыр утырмасы белән сыйфатлана.
1. Бавыр чирләре, аскабык төерләре зарарлану яки психика какшаулары белән билгеләнә.
2. Кератопатия барлык диярлек авыруларда билгеләнә һәм чирне ачыклаганда бик булыша. Десцемет мембранасының периферия өлешендә төрле яктыртуда төсен алмаштыручы бакыр бөртекләре туплануы (Кайзер-Флейшер боҗрасы) белән сыйфатлана (рәс. 9.64в). Бакыр башлыча асма меридианда туплана һәм пеницилламин терапиясендә юкка чыга ала.
NB Башлангыч стадияләрдә Кайзер-Флейшер боҗрасы гониоскопиядә яхшы күренә.
3. Кайбер авыруларда «көнбагыш» күренешендәге алгы капсуляр катарактаны табалар.
Искәрмәләр
Чыганаклар
Төркем:Медицина Төркем:Әлифба буенча авырулар Төркем:Офтальмология Төркем:Күз авырулары