Экваториаль Гвинеядә ислам (, , , ) ― азчылык дине. Аны ил халкының (0,8 млн) 1 % тан 4 % ка кадәр халкы тота. Экваториаль Гвинеядә төп дин ― христианлык, аңа ил халкының (0,83 млн) 93 % ы ышана. Күпчелек ― католиклар (88 %), азчылык ― протестантлар (5 %). Халыкның 2 % ы ислам динен тота (нигездә, сөнниләр). Ил халкының калган 5 % ы – анимизм, бахаи һәм башка диннәр һәм ышанулар тарафдары.
Тарих Европа илләре колонизациясе башланган вакытка хәзерге Экваториаль Гвинея территориясенең төп кешеләре пигмейлар, фанг һәм буби кабиләләре булган. Алар традицион Африка диннәрен тотканнар. Европалылар әлеге территориядә яшәүче халык арасында христианлыкны тарата башлый. 1807 елның 25 мартында Бөекбритания парламенты «Коллар сатуны тыю турында акт» кабул итә. Колларны Атлантик океан аша күчерүгә каршы тору өчен, патрульлек итү максатыннан, 1808 елда Көнбатыш Африка ярларына Британия флотының Көнбатыш Африка эскадрасы җибәрелә. Шул ук максат белән 1827 елда Бөекбритания Биафра култыгында Испаниянең Фернандо-По утравын (хәзер Биоко) арендага ала.
Фернандо-По утравында пәйда булган беренче мөселманнар ― азат ителгән кара тәнле коллар. Шулай ук әлеге утрауга Һиндстаннан җинаятьчеләрне сөргәннәр, алар арасында да мөселманнар була. Утрау губернаторы (1790―1854) булганда, Фернандо-Пода зур булмаган мөселман җәмгыяте оеша. Соңрак аларның да күбесе христианлык кабул иткән.
Ислам АКШ Дәүләт департаментының халыкара дини ирек турындагы хисабы нигезендә, 2006 елда ислам тарафдарлары Экваториаль Гвинея халкының 1 % тан кимрәген тәшкил иткән. Экваториаль Гвинеядә күпчелек мөселманнар ― Азия һәм Африканың башка илләреннән күчеп килгән мөһаҗирләр. Экваториаль Гвинея башка илләрдән эшче кулларны какао һәм кофе плантацияләрендә эшләү өчен кабул иткән. Күп кенә мөһаҗир һиндстанлылар ― мөселманнар. Җирле халык арасында ислам динен фанг халкының аз санлы вәкилләре тота. Илдә Әхмәдия ислам дини хәрәкәте эшчәнлеге киң таралган. Илнең башкаласы Малабо шәһәрендә Әхмәдия Компо Яунде мәчете урнашкан.
Сылтамалар Энциклопедия Британика: Религия в Экваториальной Гвинее
Искәрмәләр
Төркем:Илләр буенча ислам Төркем:Африкада ислам Төркем:Экваториаль Гвинеядә дин