Гурген Серобович Саакян (; 1913 елның 10 сентябре, Сарнахпюр, Россия империясе — 2000 елның 26 марты, Ереван, Әрмәнстан) — совет һәм әрмән физик-теоретигы, астрофизик, физика-математика фәннәре докторы (1963), профессор (1964).
Әрмән ССР ФА академигы (1982), Әрмән ССРның атказанган фән эшлеклесе (1970).
Тормыш юлы Әрмәнстанның Сарнахпюр авылында (ул вакытта — Ани районы) туган. 1939 елда Ереван дәүләт университетын тәмамлый һәм шул ук елдан анда эшли башлый.
Бөек Ватан сугышында катнашкан, 1945 елда Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнәСаакян Гурген Сербович. Орден Красной Звезды «Подвиг народа» сайты. Сугыштан соң Ереван университетында эшли, 1950 елдан — теоретик физика кафедрасы мөдире, 1967—1972 елларда — физик факультет деканы. 1950—1962 елларда Ереван физик институтында, 1962—1970 елларда Бюракан астрофизика обсерваториясендә эшли.
Төп хезмәтләре күк җисемнәренең үтә тыгызлыгы теориясе өлкәсенә карый. Виктор Амбарцумян белән берлектә беренче тапкыр термодинамик матдәләрнең атом-төш тыгызлыкларында һәм аннан югарырак булган үзенчәлекләренә системалы рәвештә тикшерү үткәрә, барлыкка килгән барион газдан йолдызлар модельләрен төзи. Гиперон йолдызлар турында төшенчәне кертә.
Ул беренче булып электроннарның нуклоннарга эластик таралышындагы почмак бүленешен анализлап, нуклоннар структурасын өйрәнә. мезоннарның бозылган йолдыз матдәләренең термодинамикасында ролен өйрәнә. Ул алдан уйланган нейтронизация эффекты урынына пионизация эффектының булуын, шулай ук тыгызлыкның якынча 500 тапкырга сикерү белән бергә барган электрон-атом-төш плазмасыннан өзлексез атом-төш матдәсе торышына күчүне билгели.
Бүләкләр
Ленин ордены (20.08.1986). 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены (6.04.1985)Саакян Гурген Серобович. Орден Отечественной войны II степени «Подвиг народа» сайты. Кызыл Йолдыз ордены (28.09.1945). Халыклар Дуслыгы ордены (17.06.1981). «Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» медале (1970). «Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале (30.09.1945)Саакян Гурген Сербович. Медаль «За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.» «Подвиг народа» сайты. Әрмәнстан ССРның атказанган фән эшлеклесе (23.12.1970).
Басмалар
Саакян Г. С. Основы релятивистской теории гравитации (Учебно-вспомогательное пособие). — Ер.: Издательство Ереванского университета, 1987. Саакян Г. С. Пространство — время и гравитация. — Ер.: Издательство Ереванского университета, 1985. Саакян Г. С. Физика нейтронных звезд. — Ер.: Издательство Ереванского университета, 1995.
Әдәбият
Колчинский И. Г., Корсунь А. А., Родригес М. Г. Астрономы. Биографический справочник. — Киев: Наукова думка, 1986.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Әрмәнстан Республикасының Милли фәннәр академиясенең рәсми сайтында Гурген Серобович Саакян профиле Persons.am сайтында профиле Память народа
Төркем:СБКФ әгъзалары Төркем:Әлифба буенча астрономнар Төркем:«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнүчеләре Төркем:Халыклар дуслыгы ордены кавалерлары Төркем:Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары Төркем:II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары Төркем:Ленин ордены кавалерлары Төркем:Физика-математика фәннәре докторлары Төркем:Ереванда вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:2000 елда вафатлар Төркем:26 март көнне вафатлар Төркем:1913 елда туганнар Төркем:10 сентябрь көнне туганнар Төркем:Ереван дәүләт университетын тәмамлаучылар