Ка́ра Джо́селин Делеви́нь (; 1992 елның 12 августы, Лондон, Англия, Бөекбритания) — Британия супермоделе һәм актрисасы. Vogue журналының америка версиясе фикеренчә, «45 яшькә кадәрге фешн-индустриянең иң стильле кешеләренең» берсе. Models.com профессиональ порталының «Дөньяның 50 супермоделе» рейтингында 5 нче урынны били.
Тормыш юлы Делевинь 1992 елның 12 августында Лондонда Британиянең Selfridges кибетләре челтәре шопперы Пандора Энн Делевинь һәм торакны проектлаучы Чарльз Хамар Делевинь гаиләсендә туа. «Инглиз мирасы» дәүләт комиссиясенең элеккеге башлыгы сэр Джослин Стивенсның оныгы. Лондонның Белгравия дәрәҗәле районында үскән. Аның ике апасы Хлоя һәм Поппи Делевинь, шулай ук әтисе ягыннан үги абыйсы Алекс Джефф бар. 16 яшенә кадәр Лондон үзәгендә кызлар өчен Фрэнсис Холланд мәктәбендә укый, ә аннары драмага һәм музыкага игътибар бирү өчен Бедалес мәктәбенә күчә. Диспраксия нәтиҗәсендә аңа мәктәптә укырга авыр була.
Карьера
Модель 2012 елда Делевинь, Иди Кэмпбелл һәм Джордан Данн модельләре белән беррәттән, Burberry Beauty косметик брендының йөзе була. Актёр Эдди Редмэйн белән бергә «яз/җәй 2012» Burberry реклама кампаниясенең йөзе булган. H&M Authentic Collection (2011), DominicJonesJewellery (2012), Blumarine һәм Zara реклама кампанияләрендә катнашкан. Vogue журналының Британия версиясе Делевиньны «көз/кыш 2012—2013» сезонында Shiatzy Chen, Jason Wu, Oscar de la Renta, Burberry, Victoria's Secret, Dolce & Gabbana, Fendi, Stella McCartney һәм Chanel күрсәтүләрендә катнашу өчен «йолдызлы зат» дип атаган.
2012 елның ноябрендә Делевинь «British Fashion Awards»тан «Ел моделе» исемен алган. 2012 елның декабрендә Делевинь DKNY белән контракт төзи һәм «яз/җәй 2013» сезонына марканың рәсми заты була. ASOS интернет-кибете өчен коллекцияләр төшерүдә озак вакытлар катнашкан модельләрнең берсе. 2014 елда Кара Делевинь көз/кыш 2014 ел реклама кампаниясендә Topshop йөзе була.
Актриса 2012 елдан башлап Делевинь эпизодик рольләрдә уйнаган. 2013 елда Делевинь «The Return» кыска метражлы фильмда төшкән, Grand Theft Auto V видео уенында Non Stop Pop станциясендә диджейны яңгыраткан.
2014 елның 2 декабрендә баш антагонист роленә (Сихерче) «Үз-үзләренә кул салучылар отряды» фильмы өчен кастинг уза. Die Antwoord — Ugly Boy төркеме клибында төшкән.
2015 елда Делевинь Джон Гринның «Кәгазь шәһәрләр» романын экранлаштыруда төп рольләрнең берсен уйнаган. Шул ук елның 12 маенда Люк Бессон Facebook сәхифәсендә Кара Делевиньны «Валериан һәм мең планеталар шәһәре» фильмында төп рольгә чакыруын язган. Фильмның премьерасы 2017 елның 21 июлендә, Россиядә — 2017 елның 10 августында була.
Шәхси тормыш Кара Делевинь — ачык бисексуал һәм пансексуал. 2018 елның май аенда Делевинь үзенең гендерфлюид булуын әйткән. Элегрәк ул актриса Мишель Родригес белән очрашкан. 2014 елдан 2016 елга кадәр җырчы Энни Кларк (St Vincent буларак билгеле) белән очрашкан . 2018 елның язында танылган башкаручы Майкл Джексонның кызы — актриса, модель Пэрис Джексон белән озак булмаган мөнәсәбәтләрдә торган. 2019 елның июнендә Делевинь Америка актрисасы Эшли Бенсон белән мөнәсәбәтләрдә елдан артык торуын белдергән. 2020 елның маенда алар аерылышканнар.
Фильмография
Искәрмәләр
Сылтамалар
Кара Делевинь Fashion Model Directory сайтында Кара Делевинь Models.com сайтында Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1992 елда туганнар Төркем:12 август көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча фотомодельләр