Эшләпә — баш киеме, башка киелә торган түбә өлешеннән һәм аның читеннән чыгып торган баш киеме.
Күп җирләрдә эшләпәгә каурый, тасма, карачкы кебек нәрсәләр тагып кигәннәр һәм бу хәзер дә күзәтелә. Эшләпә башны, чәчне явым-төшемнән, җилдән, кояштан һәм суыктан саклый торган кием булу белән беррәттән купшылык өчен дә кулланыла.
Эшләпә - башкортларда
Эшләпә - башкортларда элек электән ир-ат кия торган баш киеме булган, әмма аны берни белән дә бизәмәгәннәр. Гадәттә ак төстәге йоннан басып, тирәсен югарыга кайтарып басканнар. Бу ХХ гасыр азагында, ХХ гасыр башында төшерелгән фотоларда күренә А не сыграть ли нам в бильярд.
Тарихы XVII гасырда Аурупада Утыз еллык сугыш барышында барча илләр халкы хәрбиләрчә киенгән һәм ирләре дә, хатыннары да бәрән тиресеннән тегелгән эшләпә кигән. Алар каурыйлары белән генә аерылган.
XVII гасыр урталарында эшләпә каты эчлеккә утыртып эшләнә башлаган, кара төсләргә өстенлек бирелгән. Якынча 1670 елдан бар Аурупада француз модасы алга чыга, аны каурый кадап, тирәсен өч урыннан күтәртеп тегәләр.
Пудралы париклар чорында баш буялмасын өчен аны култык астына кыстырып йөри башлаганнар, ул өчпочмакка әйләнгән, каурый урынына ука теккәннәр.
Төрләре +Эшләпә төрләреФотоАтамасыСурәтләнешеАвстралия ир-ат эшләпәсе каскада. Икенче төре — ТобаранетелиГалероБик зур, яссы, киң кызыл эшләпә, тирәсеннән 15 чук төшеп тора, шулай ук кардинал санының геральдик танытмасы булып торган.КотелокТүгәрәк түбәле, гадәттә югарыга караган ир-ат эшләпәсе.Фетр эшләпәXX гасыр башында популяр эшләпә.КанотьеТәбәнәк, цилиндр рәвешле, кара тасмалы салам эшләпә.Ковбой эшләпәсеФетра яки күннән тегелгән, ике кырдан югарыга бөгелгән салам эшләпә.ЦилиндрЦилиндр кебек биек түбәле эшләпә.ШапоклякСкладная эшләпә-цилиндр, ныне используется только цирковными артистами.ШутеХатын-кыз эшләпәсе, цилиндр.БоливарКиң кырыйлы эшләпә-цилиндр.ПанамаҖиңел тукымадан я саламнан эшләнгән йомшак эшләпә, кояш нурларыннан саклану өчен кулланыла.ТреуголкаӨч почмаклап югарыга каратылган эшләпә.ДвууголкаXVIII гасыр азагында килеп чыккан ике мөгезле баш.КонфедераткаДүрт почмаклы, чуклы эшләпә .«Чучка бәлеше»Тәбәнәк цилиндр түбәле, тар кырыйлы эшләпә. Бер мең тугыз йөз алтмыш—Бер мең тугыз йөз җитмеш елларда кайбер субмәдәниятләрдә киелә. Прудик эшләпәсеИспан ир-ат эшләпәсе.ТрилбиЙомшак эшләпә (ир-атныкы). Шерлок Холмс эшләпәсеАлдан һәм эчендә козыреклы, аучы эшләпәсе.ХомбургXX гасыр уртасында популяр фетр эшләпә.Клош Кыңгырау рәвешле хатын-кыз эшләпәсе. 1920 еллар модасы.АтурКонус рәвешле хатын-кыз эшләпәсе.ПетасБорынгы Грециядә киң таралган, кояштан саклану өчен кулланылган йомшак эшләпә.
Шулай ук кара
Брыль
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Төркем:Милли киемнәр Төркем:Башкорт милли киемнәре