Кудашева Флорида Хөсәен кызы (22 сентябрь 1940 — 10 октябрь 2016)— химик. Химия фәннәре докторы һәм профессор (1994). Башкорт АССР-ның атказанган фән эшлеклесе (2001), Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы (1990), Россия Федерациясенең мактаулы югары профессиональ белем бирү хезмәткәре (1996)ҠУДАШЕВА Флорида Хөсәйен ҡыҙы.

Биографиясе Кудашева Флорида Хөсәен кызы 1940 елның 22 сентябрендә Уфада Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының билгеле аристлары Х. И. Кудашев һәм Ф. М. Камалетдинова гаиләсендә туган. 1958 елда урта мәктәпне көмеш медальгә тәмамлаганнан соң БДУ‑ның химия факультетына укырга керә, аны 1963 елда кызыл дипломга тәмамлый. Шул ук елда физика һәм аналитик химия кафедрасы янында аспирантура ачыла һәм кафедраның иң яхшы беренче тәмамлаучыларның берсе Ф.Х.Кудашева була. 1968 елда «Хромотографическое определение примесей некоторых серу-содержащих соединений в воздухе» темасына кандидатлык диссертациясе яклый, 1994 елда «Физико-химические закономерности получения углеродных волокон из нефтяного сырья» темасына докторлык диссертациясе яклыйУшла из жизни профессор Флорида Кудашева. Башкорт дәүләт университетында Кудашева 1966 елдан алып эшли, башта ассистент, аннары өлкән укытучы, доцент була. 1979 елдан 1986 елга кадәр химия факультеты деканы, аннары гомуми химик технология һәм аналитик химия кафедрасы мөдире була. 2004 елдан 2012 елга кадәр аналитик химия кафедрасын җитәкли.

Кудашева Флорида Хөсәен кызының фәнни хезмәтләре нефтехимия һәм карамай эшкәртү өлкәсендәге тикшеренүләргә, тирә‑юнь мохит объектларын анализлаганда хроматография куллануга багышланган. Кудашева тарафыннан авыр карамай калдыкларының углеродлы сүсләргә күчүенең физик‑химик законлыклары, тирә‑юнь мохит объектларында экотоксикантларны хроматографик анализ ысуллары табылган. 250‑нән артык фәнни хезмәт һәм 20 уйлап табу авторы.Кудашева Ф.Х. «Интер» нәшриятендә (Мәскәү, 2004 ел) чыккан «Экоаналитический контроль в системе оценки качества окружающей среды» монографиясенең автордашы булып тора. Кудашева Флорида Хөсәен кызы берничә ел рәттән химия фәннәре докторы һәм 15 химия фәннәре кандидаты әзерләгән. Флорида Хөсәен кызы укучыларның Мәскәү дәүләт университеты тарафыннан Башкорт дәүләт университеты базасында үткән Бөтенрусия химия олимпиадаларын әзерләүдә һәм үткәрүдә шактый зур өлеш кертә. 20 елдан артык укучыларның химиядан Җөмһүрият олимпиадаларында жюри рәисе булып тора. Гаиләсе Ире Валерий Михайлович Сапельников, БДАУ, 2002 елдан УДАТУ профессорыВышла автобиография профессора кафедры ЭЭП.. | Кафедра ЭЭП УГНТУ. Балалары: Светлана, химия фәннәре кандидаты; Олег, медицина фәннәре кандидатыКудашевы / Адиль Беляев. Историческая генеалогия татарского народа. Казань: ТКИ, 2012, 431 – 444нче битләр. ISBN 978-5-298-02215-6. Искәрмәләр

Сылтамалар ҠУДАШЕВА Флорида Хөсәйен ҡыҙы Ушла из жизни профессор Флорида Кудашева Моны да карагыз Хөсәен Кудашев (әтисе) Фәридә Камалетдинова (әнисе) Рифкат Кудашев (абыйсы)

Төркем:Химиклар Төркем:Россиянең шәрәфле югары һөнәри белем бирү хезмәткәрләре Төркем:БАССР атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Уфада вафатлар Төркем:2016 елда вафатлар Төркем:10 октябрь көнне вафатлар Төркем:Уфада туганнар Төркем:1940 елда туганнар Төркем:22 сентябрь көнне туганнар Төркем:Кудашевлар