Рудик Газиз улы Искужин (1950 елның 28 июле, Таймас авылы, Башкорт АССР, ССРБ) — Россия дәүләт эшлеклесе. 2004—2013 елларда — Федерация Советы әгъзасы — Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтаеннан вәкил.
Тормыш юлы Рудик Искужин 1950 елның 28 июлендә Башкорт АССРның Күмертау районы Таймас авылында туа.
1965—1969 елларда Күмертау шәһәрендә Тау-механика техникумында укый. Техникумны тәмамлаганнан соң бер елга якын Эстон ССРның Силламәе шәһәрендә эшли.
1969—1971 елларда Латвиядә танк полкында Совет Армиясендә хезмәт итәХусаинов А. Сенатор-«Лев» из рода Льва // Уфа, № 9 (58), сентябрь 2006.
1976 елда , 1985 елда — тәмамлый, анда Владимир Путин, булачак Президент белән бер төркемдә укыганСтасюконис А. Жизнь под грифом «Секретно» // Республика Башкортостан, № 53, 21 марта 2007. ДИК хезмәткәре буларак 1980—1984 елларда һәм 1985—1988 елларда Әфганстанда ике командировкада була.
1992 елга кадәр дәүләт куркынычсызлыгы органнарында хезмәт итә. Соңыннан «Газпром», «Транснефть», «Машиноимпорт» дәүләт компанияләренең тышкы икътисади мәнфәгатьләрен яклаган. 2002 елдан 2004 елга кадәр «Машиноимпорт»ның генераль директоры урынбасары буларак Әфганстан икътисадын торгызуда катнаша.
2004 елның февраленнән — Башкортстан Хөкүмәтеннән Федерация Советы әгъзасы, 2006 елның декабреннән — Башкортстан Дәүләт Җыелышы депутаты. Федерация Советы эшчәнлеген тәэмин итүне тикшереп тору комиссиясе рәисе урынбасары. Хокук һәм суд мәсьәләләре комитеты әгъзасы.
Федерация Советына билгеләнгәнче «Бердәм Россия» партиясе Үзәк Башкарма комитеты генераль советы секретаре киңәшчесе булаКраткие биографические сведения о членах Совета Федерации Федерального Собрания Российской Федерации (по состоянию на 20 марта 2008 года) // Российская Федерация сегодня, март 2008 (спецвыпуск «Кто есть кто в парламенте России»). «Бердәм Россия» Үзәк контроль-ревизия комиссиясе рәисе урынбасары.
2004 елның февраленнән — Башкортстан Хөкүмәтеннән Федерация Советы әгъзасы, 2006 елның декабреннән — Башкортстан Дәүләт Җыелышыннан.
Бүләкләр
Кызыл Йолдыз ордены; ике «Сугышчан казанышлары өчен» медале; Әфганстан Демократик Республикасының «Йолдыз» ордены.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Федерация Советы сайтында мәгълүмат «Бердәм Россия» партиясе сайтында мәгълүмат
Төркем:Бердәм Русия фиркасе әгъзалары Төркем:СБКФ әгъзалары Төркем:Сугышчан хезмәтләре өчен медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары Төркем:Куергазы районында туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1950 елда туганнар Төркем:28 июль көнне туганнар Төркем:ДИК Кызыл Байрак институтын тәмамлаучылар