Внуково һава аланы (, tat.lat. Vnukovo hawa alanı) — Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенең биш һава аланыннан берсе, ндә дүртенче пассажир әйләнеше буйлап һава аланы, Аурупаның иң эре һава аланнары исемлегенә керә.

Внуково аэропортында нең иң зур аэровокзал бинасы бар (мәйданы — 270 мең м²).

Мәскәү чигендә урнаша. Боҗра юлыннан ераклыгы — 10 километр (көньяк-көнбатыш юнәлеше).

Внуково һава аланы пассажир, махсус, йөк очышлары өчен кулланыла. Дәүләт җитәкчеләре, Мәскәү хакимияте, Роскосмос тарафыннан файдаланыла.

Һава аланы тарихы 1937 елда башлана. Бөек Ватан сугышы дәвамында Хәрби-Һава көчләре тарафыннан файдаланыла иде.

Внуково һава аланының махсус статусы бар. 60 ел дәвамында дәүләт идарәчеләренә хезмәт күрсәтә.

Сылтамалар Официальный сайт аэропорта Он-лайн табло аэропорта Внуково Схема аэропорта Внуково

Төркем:Мәскәү һава аланнары Төркем:Россия һава аланнары Төркем:Мәскәү өлкәсе Төркем:Һава аланнары