Татьяна Воропаева, Татьяна Василий кызы Воропаева (, 1954 елның 17 апреле, СССР, РСФСР, Куйбышев өлкәсе, Жигулёвск ― 2025 елның 14 июле, РФ, ТР, Казан) ― Татарстанның мәгариф, хуҗалык һәм сәяси эшлеклесе, 2009―2014 елларда Зәй районы башлыгы, 2014―2019 елларда V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы («Бердәм Россия» фиркасеннән) депутаты. Татарстанның атказанган укытучысы (2003), халык мәгарифе отличнигы (1996).

Тәрҗемәи хәле 1954 елның 17 апрелендә Куйбышев (1992 елдан Самара) өлкәсе Жигулёвск шәһәрендә туган. Татьянага 4 яшь булганда, әти-әнисе Татарстан АССРга, ул вакытта Бөтенсоюз удар комсомол төзелеше булган Зәй ДРЭСы төзелешенә күчеп килгән Татьяна Воропаева: Я с детства была лидером по духу. tatcenter.ru, 20.03.2009.

1971―1972 елларда Зәй шәһәре «Дружная семейка» балалар бакчасы тәрбиячесе булып эшләгән. «Рус теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча Алабуга дәүләт педагогия институты филология факультетының рус бүлеген тәмамлаган (1976).

Хезмәт юлы 1976―1978 елларда ― АДПИ ВЛКСМ комитетының азат ителгән сәркатибе.

1978 елдан ВЛКСМның Зәй район комитетында: өченче, икенче, беренче сәркатип.

1985―1994 елларда Зәй урта һөнәри-техник училищесында (1994 елдан 86нчы һөнәри лицей, 2008 елдан политехника көллияте) тарих укытучысы булып эшли.

1994―2002 елларда ― 86нчы һөнәри лицейның (2008 елдан политехника көллияте) (беренче) директоры. Укытучы, соңрак директор хезмәте өчен дәүләт бүләкләре алган.

2002―2004 елларда – Зәй районы һәм шәһәре хакимияте аппараты җитәкчесе.

2004―2006 елларда – Зәй районы һәм шәһәре хакимияте башлыгының беренче урынбасары.

2006―2009 елларда – Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе.

2009―2014 елларда – Зәй районы һәм Зәй шәһәре башлыгы (2008 елның 29 ноябреннән )Заинский район РТ возглавила Татьяна Воропаева. Татар-информ, 29.11.2008.

2014―2019 елларда V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатыВоропаева Таьяна Васильевна. Официальный сайт Госсовета РТ. «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы.

2025 елның 14 июлендә 72нче яшендә вафатСкончалась бывшая глава Заинского района Татьяна Воропаева – она была первой женщиной на таком посту в РТ. Бизнес-Онлайн, 14.07.2025.

Хәйриячелек 1999 елдан – «СМП-Нефтегаз» ААҖ компаниясе төркеме (Әлмәт шәһәре) каршында эшләп килүче «Яз» Татарстан региональ иҗтимагый хәйрия оешмасы советы җитәкчесе.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1996 – халык мәгарифе отличнигы 2003 – Татарстанның атказанган укытучысы 2005 – «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале 2008 – «Фидакарь хезмәт өчен» медале 2009 – «Ватанга һәм бурычка тугърылык өчен» медале 2009 – «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» медале (РФ Саклану министрлыгы) 2012 – «Бөтенроссия халык санын алуны уздыруда күрсәткән хезмәтләре өчен» медале 2019 – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале Зампредседателя комитета Госсовета по социальной политике Татьяна Воропаева награждена за заслуги перед РТ. Реальное время

Гаилә хәле Кияүдә, ире Николай Краснодар краеннан. Ике баласы: улы Андрей, фән кандидаты; кызы Юлия, аспирантура тәмамлаган Татьяна Воропаева. tatcenter.ru.

Әдәбият Зинаида Горбункова. Воропаева Татьяна Васильевна. // Зәй районының күренекле затлары. (төзүчеләр Ф. Ш. Хуҗин, Ә. З. Әһлиуллина) . Казан: «Сүз» нәшрияты, 2011 ел, 93-94нче бит. ISBN 978-5-98356-118-2

Искәрмәләр

Сылтамалар

Наши известные выпускники. Воропаева Татьяна Васильевна. kpfu.ru

Шулай ук карагыз

Төркем:Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Укытучылар Төркем:Район башлыклары Төркем:Татарстанның атказанган укытучылары Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Төркем:Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары Төркем:Бердәм Русия фиркасе әгъзалары