Мәсгут Имашев — күренекле татар композиторы, мәдәният эшлеклесе, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1984).
Тәрҗемәи хәл Мәсгут Имашев 1930 елның 5 июлендә Пермь өлкәсе Барда районының Каенавыл дигән авылында дөньяга килгән. Сабый чактан ук ятим калып, бабасы йортында тәрбияләнгән. Үсә төшкәч, Иске Чат, аннан туган авылында авыл Советы секретаре, соңрак клуб һәм уку йорты мөдире булган. Аннан соң язмыш аны Пермь шәһәренә алып килгән. Ул, ФЗО мәктәбен тәмамлап, Мотовилиха хәрби заводында тимерче-штамповщик булып, аннан соң Пермь хәрби-механика техникумын тәмамлап, икенче бер заводта мастер булып эшләгән.
1950 еллар ахырында Казаннан килгән артистлар аның талантын, көчле, матур тавышын күреп, Казанга укырга килергә тәкъдим итәләр. 1958 елда ул Казан консерваториясенең хәзерлек бүлегенә укырга керә һәм аны 1963 елда җырчы белгечлеге буенча тәмамлап чыга.
Мәсгут Имашев – күп кырлы шәхес. Ул драма артисты да, композитор да, мөгаллим да. Ул үз вакытында ул Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, аннары театр, эстрада сәнгате өчен белгечләр хәзерләүче, театр композиторы булды. Мәсгут Имашев Әлмәт музыка училищесын оештыручысы, аның беренче директоры булды. Казанның П.И. Чайковский исемендәге музыка мәктәбе, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры директоры сыйфатында сәнгатькә хезмәт итте. Озак вакыт Казан театр училищесы белән җитәкчелек итә.
Вафаты 2026 елның 13 маенда 95 яшендә вафатКомпозитор һәм театр эшлеклесе Мәсгут Имашев вафат. Татар-информ, 13.05.2026.. Туган ягы Барда районы Каенавыл авылында җирләнәЗөлфия Шәвәлиева. Татар халкының зур батыры иде: Казанда театр эшлеклесе Мәсгут Имашев белән хушлаштылар. Татар-информ, 14.05.2026.
Иҗаты Халыкка Мәсгут Имашев композитор һәм җырчы буларак танылды, җырлары милләтебезнең рухи байлыгына әйләнде. Аның «Саубуллашу вальсы», «Кыр казлары артыннан», «Туй күлмәге», «Туган ягым каеннары», «Кукмара» кебек музыка әсәрләре татар җыр сәнгатенең алтын фондына керделәр. Аның «Саубуллашу вальсы», «Туган ягым каеннары», «Туй күлмәге», «Кыр казлары артыннан», «Тәрәзәләр язга елмая» кебек җырлары тарихка кереп калдылар. Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1984 ― Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе 2025 ― «Дуслык» ордены ― мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүгә зур өлеш кертүе, күпъеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өченКамилә Билалова. Васил Шәйхразиев Мәсгут Имашевка «Дуслык» ордены тапшырды. Татар-информ, 3.10.2025 Искәрмәләр
Чыганаклар Казанда Мәсгут Имашевның юбәләй кичәсе үтәчәк
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Татар композиторлары Төркем:ССРБ композиторлары Төркем:XX гасыр композиторлары Төркем:Татар җырчылары Төркем:ТАССР атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Дуслык ордены (Татарстан) кавалерлары Төркем:Урта һөнәри уку йортлары директорлары