Сами Сөләйман Гөндогду Дәмирәл (; 1924 елның 1 ноябре, Ыспарта, Төркия — 2015 елның 17 июне, Әнкара, Төркия) — Төркия дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. Төркия премьер-министры (1965—1971, 1975—1977, 1977—1978, 1979—1980, 1991—1993), Төркия президенты (1993—2000).

Тормыш юлы 1949 елда Истанбул техник университетының инженер-төзелеш факультетын тәмамлый. 1949—1950 һәм 1954—1955 елларда АКШта стажировка үткән. 1954 елдан 1960 елларга кадәр — Төркиянең су хуҗалыгы дәүләт идарәсе генераль директоры. 1960 елдан Урта көнчыгыш техник университетында укыта. 1961—1965 елларда Төркия территориясендә НАТО хәрби корылмаларын төзегән Американың «Morrison-Nadsen» компаниясе хезмәткәре.

Гаделлек партиясенә нигез салучыларның берсе, 1963 елның гыйнварыннан — урынбасары, 1964 елның октябреннән — партиянең генераль рәисе. 1965 елның февралендә премьер-министр урынбасары булып эшли. 1965—1993 елларда берничә тапкыр премьер-министр вазыйфасын башкара (1965—1971, 1975—1977, 1977—1978, 1979—1980, 1991—1993). 1971 елның мартында хакимияттән хәрбиләр тарафыннан читләштерелә.

1975—1980 елларда тәнәфесләр белән коалицион хөкүмәт премьер-министры урынбасары вазыйфасында эшли башлый. 1980 елда гражданнар чуалышлары 12 сентябрьдә кораллы переворотка китерә һәм ул премьер-министр постыннан төшерелә.

Дөрес юл партиясен төзегәндә идея лидеры була. 1987 елның 24 сентябрендә партияның генераль рәисе итеп сайлана.

1990—1993 елларда яңадан Төркия премьер-министры, ә 1993—2000 елларда Төркия президенты.

2015 елның 13 маеннан көчле респиратор йогышы һәм йөрәк җитешсезлеге белән хастаханәдә булган. 2015 елның 17 июнендә вафат булаБывший президент Турции Демирель скончался в Анкаре в возрасте 90 лет // РИА Новости.

Казакъстанда университет Демирель исеме белән аталган.

Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр

Тасма һәм зур йолдызлы Король Томислав ордены кавалеры (Хорватия, 1994 елның 7 июле)Narodne novine: Odluka o dodjeli Ordena kralja Tomislava NJ. E. gospodinu Süleymanu Demirelu predsjedniku Republike Turske . «Манас-1000» истәлекле алтын ордены һәм истәлекле алтын медаль (Кыргызстан, 1995 елның 28 августы) — «Манас» эпосының меңьеллыгына багышланган тантаналы чараларны уздыруда актив катнашуы һәм Кыргызстан Республикасы һәм Төркия Республикасы халыклары арасында дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш кертүе өченУказ Президента КР от 28 августа 1995 года УП № 203 «О вручении памятного золотого ордена „Манас-1000“ и памятной золотой медали Сулейману Демирелю, Президенту Турецкой Республики». I дәрәҗә «Манас» ордены кавалеры (Кыргызстан, 1998 елның 13 ноябре) — Кыргызстан-Төркия мөнәсәбәтләрен, ике халык арасында дуслык һәм хезмәттәшлекне үстерүдә һәм тирәнәйтүдә күренекле казанышлар өченУказ Президента Кыргызской Республики от 13 ноября 1998 года УП № 357 «О награждении орденом «Манас» I степени С. Демиреля». «Бәйсезлек» ордены кавалеры (Азәрбайҗан, 1999 елның 12 июне) — Төркия-Азәрбайҗан дуслык һәм туганлык мөнәсәбәтләрен булдыруда һәм үстерүдә зур казанышлары, Азәрбайҗанның дәүләт бәйсезлегенә даими ярдәм итүе, Әрмәнстан-Азәрбайҗан Таулы Карабах конфликтын хәл итүдә конструктив үзгәрешсез позициясе һәм кыйммәтле эшчәнлеге, төрки телле дәүләтләрнең бердәмлеген булдыруда һәм үстерүдә аерым казанышлары өчен. Алтын рун ордены кавалеры (Гөрҗистан, 2000). I дәрәҗә «Барс» ордены кавалеры (Казакъстан, 2001 елның 27 августы) — Казакъстан-Төркия мөнәсәбәтләрен үстерүдә аерым казанышлары, ике дәүләт һәм аларның халыклары арасында үзара файдалы сәяси, икътисади һәм мәдәни элемтәләр урнаштыруга ярдәм итүе өченУказ Президента Республики Казахстан от 27 августа 2001 года № 673 «О награждении орденом „Барыс“ I степени С. Демиреля». Республика ордены кавалеры (Молдавия, 2004 елның 1 ноябре) — Молдова Республикасына күрсәтелгән ярдәм өчен, дуслык һәм хезмәттәшлек үсешенә зур өлеш керткәне һәм Молдова-Төркия мөнәсәбәтләрен үстерүгә керткән өлеше өчен. «Намус» ордены кавалеры (Азәрбайҗан, 2013 елның 1 ноябре) — Төркия белән Азәрбәйҗан арасында дустанә элемтәләрне ныгытудагы аерым казанышлары өченРаспоряжение Президента Азербайджанской Республики o награждении Сулеймана Демиреля орденом «Шараф». Азәрбайҗан Милли фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Cumhurbaşkanlığı Süleyman Demirel Sayfası BBC Türkçe'nin Süleyman Demirel ile ilgili arşivleri

Төркем:Төркия Бөек Милләт мәҗлесе милләт вәкилләре Төркем:Истанбул техник университетын тәмамлаучылар Төркем:XX гасыр сәясәтчеләре Төркем:Төркия президентлары Төркем:Төркия премьер-министрлары Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:2015 елда вафатлар Төркем:17 июнь көнне вафатлар Төркем:1924 елда туганнар Төркем:1 ноябрь көнне туганнар Төркем:Кыйрал Томислав ордены кавалерлары Төркем:1нче дәрәҗә Барыс ордены кавалерлары Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Төркиядә туганнар