Хаустов Анатолий Тихонович (27 февраль 1942 ел — 21 август 2017 ел) — театр актеры. 1966 елдан СССРның Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы. Башкорт АССРның халык артисты (1984).
Биографиясе Анатолий Тихонович Хаустов 1942 елның 27 февралендә Сарытау шәһәрендә туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, политехник институтка укырга керә. Төзелештә, аннары Сарытау драма театрында электрик-яктыртучы булып өстәмә акча эшли. Политехник институтта укуын ташлап, яңа ачылган Иван Слонов исемендәге театр училищесына укырга күчә.
1965 елда Сарытау театр училищесын (А. С. Быстряков, Я .А. Рубин курсы) тәмамлый. Олег Янковский белән бер курста укый.
Училищены тамамлагач, Башкортстан Республикасы рус дәүләт академия драма театрында эшли.
Хатыны Галина Мидзяева, рус драма театры актеры, Россия Федерациясенең халык артисты.
Спектакльләрдәге рольләре
Рилькен («Между ливнями», А. П. Штейн; дебют, 1965) Леонид («Ретро», А. М. Галин) Анчугин («Провинциальные анекдоты», А. В. Вампилов) Андрей Иванович («Русское варенье», Л. Е. Улицкая) Леонид Папагатто («Моя профессия — синьор из общества», Д. Скарначчи, Р. Тарабузи) Дон Хозе де Сантарем («Дон Сезар де Базан», Ф. Дюмануар, А. Деннери) Саня Арефьев («Кадриль», В. П. Гуркин) Клеант («Тартюф», Мольер) Ранк («Кукольный дом», Г. Ибсен) сэр Генри Джеймс Честерфильд («Загнанная лошадь», Ф.Саган) Горецкий («Волки и овцы», А. Н. Островский) Муров («Без вины виноватые»; А. Н. Островский) Гаев («Вишневый сад», А. П. Чехов).
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
БАССРның халык артисты (1984). БАССРның атказанган артисты (1976).
Сылтамалар
И. А. Бондарева. Ст. Хаустов, Анатолий Тихонович. Башкорт энциклопедиясе. На 76-м году ушел из жизни народный артист Башкортостана, актёр Русского театра Анатолий Хаустов. Башкортстанның мәдәни дөньясы. Анатолий Хаустов: «Мне кажется, наше искусство опрощается». Уфимские ведомости. 2012 № 23. Хаустов Анатолий Тихонович. Видные деятели театра Башкортостана: Анатолий Хаустов (К 75-летию актёра)
Искәрмәләр
]
Төркем:2017 елда вафатлар Төркем:21 август көнне вафатлар Төркем:1942 елда туганнар Төркем:27 февраль көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Башкортстанның халык артистлары Төркем:Әлифба буена актерлар Төркем:ССРБ актерлары Төркем:Россия актерлары Төркем:XX гасыр актерлары Төркем:Уфада вафатлар Төркем:Сарытауда туганнар