Абдуллаһ Гүл ( [abduɫˈɫah ˈɟyl]; 1950 елның 29 октябре, Кайсери, Төркия) — Төркиянең дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, Төркия президенты (2007—2014).
Төркия премьер-министры (2002—2003), Премьер-министрның беренче урынбасары (2003—2007) һәм чит ил эшләре министры (2003—2007).
Тормыш юлы Абдуллаһ Гүл Төркиянең Кайсери шәһәрендә инженер гаиләсендә туа. Гаилә консерватив карашлары белән аерылып торган һәм Гүл дә традицион рухта тәрбияләнгән.
Истанбул университетында икътисадны өйрәнгән, шулай ук Лондонда һәм Эксетерда стажировка үткән. 1983—1991 елларда Ислам үсеш банкында эшли. 1991 елдан халыкара менеджмент укытучысы, исламистик «Иминлек партиясе»ннән («Refah Partisi») Төркия парламенты әгъзасы. 1991—1995 елларда бюджет һәм планлаштыру буенча парламент комитеты әгъзасы. 1995 елда яңадан депутат итеп сайлана, 2001 елга кадәр халыкара сәясәт комитеты әгъзасы була. 1996—1997 елларда — дәүләт министры, хөкүмәтнең матбугат сәркатибе. «Иминлек партиясе» 1999 елда тыелганнан соң, Гүл парламентка «Яхшылык партиясе»ннән («Fazilet Partisi») сайланган.
2002—2003 елларда премьер-министр вазыйфасында эшләгән. Аны сайлау максаты — Рәҗәп Таййип Әрдоганны Премьер-министр итеп билгеләргә мөмкинлек бирүче законга төзәтмәләр кертү. Төзәтмәләр кабул ителгәннән соң Әрдоган яңа премьер-министр, ә Гүл — аның урынбасары һәм чит ил эшләре министры була. Бу чорда Гүл «югалган триллион турындагы эшләр» фигуранты булган, әмма кагылгысызлык аңа гаепләрдән качарга мөмкинлек бирә.
Президентлык
Май аенда премьер-министр Рәҗәп Әрдоган Абдулла Гүлне 2007 елда президент сайлауларында хакимлек итүче фиркадән төп кандидат дип игълан итә. Бу оппозицион фиркаләрнең протестларын уята, аларны «исламчы» репутациясенә ия булган Гүл кандидатурасы канәгатьләндермәгән. Оппозицион фиркаләр, кворум булмаганлыктан сайлаулар гамәлдән чыккан дип танылсын өчен президент кандидатурасы буенча тавыш бирүне бойкотлаштыру турында карар кабул итәләр. Шәһәрләрдә Гүлнең президентлыкка тәкъдим ителүенә каршы һәм Төркиянең дөньяви корылышын яклауга протест маршлары узган. Генераль штаб башлыгы Яшар Бююканыт протест белдерүчеләрне хуплаган һәм дөньяви төзелеш куркыныч астында булса, армия катнашырга әзер, дип белдерә. Абдуллаһ Гүл басым астында үз кандидатурасын кире кага.
Июль аенда Төркиядә парламент сайлаулары уза, анда Әрдоган җитәкчелегендәге Гаделлек һәм үсеш фиркасе җиңә. Яңа оешкан парламент президент кандидатурасы буенча тавыш бирү уздырган. 28 августта кабат тавыш бирүдә Гүл президент итеп сайлана һәм шул ук көнне үз вазыйфасына керешә.
2014 елның 28 августында, 2014 елның 10 августындагы сайлауларда җиңгән премьер-министр Рәҗәп Таййип Әрдоганга вәкаләтләрен тапшырып, ил Президенты вазыйфасыннан китә.
Шәхси тормыш 1980 елда Хәйрөнисә Озүрткә өйләнәBir evlilik yıldönümü / Yazarlar / Milliyet Gazete. Гүлнең ике улы бар, Әхмәд Мөнир һәм Мәхмәд Эмре һәм бер кызы, Күбрә.
Истанбулның «Бешикташ» футбол клубы җанатарыKöşk’e üçüncü beşiktaşlı , Haber3, April 24, 2007. .
Бүләкләр ИлДатаБүләк Согуд Гарәбстаны2007 елның 9 ноябреГабдел-Газиз короле ордены чылбыры кавалеры2008 елның 14 маеБани орденының зур хачының мактаулы рыцаре2008 елның 4 июле«Астанага 10 ел» медале2009 елның 12 маеИнфант дон Энрике орденының Зур чылбыры кавалеры Катар2009 елның 17 августыБәйсезлек ордены чылбыры кавалеры2009 елның 30 октябре«Италия Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденының тасма белән бизәлгән Зур тәре кавалеры2009 елның 21 декабреБөек Мөбарәк ордены чылбыры кавалеры2010 елның 6 мартыГайрәтлелек орденының Зур тәресе кавалеры Пакистан2010 елның 31 марты1 класслы Пакистан ордены кавалеры2011 елның 15 ноябреХезмәт ордены чылбырында Зур тәре кавалеры2012 елның 16 апрелеНидерланд арысланының Зур тәресе ордены кавалеры2012 елның 11 октябреАлтын бөркет ордены кавалеры2013 елның 11 мартыСерафимов ордены рыцаре2013 елның 19 апрелеИзге Георгий исемендәге Җиңү ордены кавалеры2013 елның 29 маеПрезидент Турецкой Республики удостоен высшей государственной награды Туркменистана«Президент Йолдызы» ордены кавалеры2013 елның 5 ноябреИзге Олаф орденының Зур тәресе кавалеры2013 елның 12 ноябреAbdullah Gülün «Heydər Əliyev» ordeni ilə təltif edilməsi haqqında Azərbaycan Respublikası Prezidentinin SərəncamıҺейдәр Әлиев ордены кавалеры2013 елның 18 ноябреНассау Алтын арыслан ордены рыцаре2014 елның 3 июнеTürkmenistan ile İlişkilerimizi, ‘Bir Millet, İki Devlet’ Şiarından Hareketle Her Alanda GüçlendiriyoruzМахтумкули исемендәге Халыкара премия лауреаты Төньяк Кипр2014 елның 19 июлеТөньяк Кипрның Җөмһүрияте ордены кавалеры Кыргызстан2014 елның 8 сентябре«Данакер» ордены кавалеры2017 елның 23 июне«Казакъстан Республикасының бәйсезлегенә 25 ел» медале
Мактаулы исемнәр
Төркмән дәүләт икътисад һәм идарә институтының Мактаулы профессоры (2013).
Искәрмәләр
Сылтамалар
Рәсми сайт Turkish Ministry of Foreign Affairs Политическая карьера Абдуллаха Гюля Живой журнал о нео — Османизме
Төркем:Истанбул университетын тәмамлаучылар Төркем:Төркия премьер-министрлары Төркем:Төркия президентлары Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1950 елда туганнар Төркем:29 октябрь көнне туганнар Төркем:Гейдар Алиев ордены кавалерлары