Болгарданмы киләсез? — Идел буе Болгары дәүләте чорыннан башлап таралган татар тарихи халык җыры.Хакимов Р. Ф. Исторические песни в татарском фольклоре. – Казань: ИЯЛИ, 2017. – 172 с.

Тасвиры «Болгарданмы киләсез?» җырының бары тик ике строфасы гына билгеле. Җыр текстында Болгар атларының тасвирламасы, бал тутырылган юкә кәрәзләр, җәнлекләр тиресеннән ясалган бал, бал эчемлекләре (әче бал) өчен савытлар тасвирламасы сакланган. Бу шул, чорда, илдәге тарихи-этнографик хәлне күзалларга мөмкинлек бирә. Автор Болгар иленең кеше ишетмәс байлыгы белән соклана: бөтен яктан аңа алтын, кораллар, энҗеләр ага дип сурәтли.

Сүзләре

Болгар – Биләр диясез, Болгарданмы киләсез? Болгар елкыларын һәйдәп Һинд илләрен гизәсез. Җүкә ләңгәс – кәрәз балга, Җам-аяклар – ачы балга. Энҗе-мәрҗән, гәүһәр-якут Агыла Шәһре Болгарга.

Искәрмәләр

Чыганаклар

Хакимов Р. Ф. Исторические песни в татарском фольклоре. – Казань: ИЯЛИ, 2017. – 172 с.

Әдәбият Татар халык иҗаты. Тарихи һәм лирик җырлар / төзүче, кереш мәкалә һәм искәрмәләр язучы И.И. Надиров; фәнни редакторы Х.Ш. Мәхмүтов. Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. 488 с. Татарский эпос: баиты / Сост.: Ахметова-Урманче Ф. В. – Казань: Изд-во «Фэн» АН РТ, 2005. – С. 58

Төркем:Идел буе Болгары Төркем:Татар халык җырлары Төркем:Әлифба буенча җырлар