Таймас Шафик улы Шафыйков ( , 1899 — 1947 ) — дәүләт эшлеклесе, БАССР Үзәк Башкарма комитеты рәисе (1929—1931).

Биографиясе Tаймас Шафыйков 1899 елның 19 февралендә Ырынбур губернасының Силәбе өязе Куйсары авылында туган (хәзерге Аргаяш районы Чиләбе өлкәсе ) Шафиков Таймас Шафикович.//Руководители парламента Башкортостана. .

Ул Россия гражданнар сугышында катнашкан. 1919 елның февраленнән июнь аена кадәр ул А.В. Колчакның Рәсәй армиясендә, һәм 1919 елның сентябреннән 1922 елның апреленә кадәр - Кызыл Армия сафларында хезмәт итә Шафиков Таймас Шафикович.// Справочник по истории Коммунистической партии и Советского Союза (1898—1991) .

1922—1924 елларда Куисары авыл советы рәисе булды, һәм 1924—1926 елларда —Мөхәммәткол волосте башкарма комитеты рәисе була.

1926—1928 елларда Аргаяш кантонының башкарма комитеты бүлеге рәисе, начальнигы булып эшләде.

1928—1929 елларда ВКП(б) Үзәк Комитеты каршындагы партия хезмәткәрләре курсларында тыңлаучы була.

1929—1931 елларда — Башкорт АССРы Башкарма комитеты рәисе.

1931—1933 елларда Мәскәүдә Социалистик Авыл хуҗалыгы академиясенең терлекчелек факультетында укыган.

1933—1937 елларда сәяси бүлек начальнигы, соңрак - Юмагужа машина-трактор станциясе директорыбула.

"Башкорт милләтчесе" буларак репрессияләнгән. 1937 елның сентябрендә ул кулга алына. 1939 елда аны азат итәләр. Мөхәммәткол машина-трактор станциясендә участок агрономы, директор урынбасары, директор булып эшли. Соңрак Айбат авылында колхоз рәисе, Аргаяш районының заготовкалар әзерләү базасы мөдире була.

1956 елда ул үлеменнән соң реабилитацияләнә.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Иргалин Г. Д. Шафиков Таймас Шафикович// Статья в Башкирской энциклопедии Рашит Шакур. Самородок из Аргаяша.// Статья в ж. «Ватандаш». Төркем:Аргаяш районында туганнар Төркем:СБКФ әгъзалары Төркем:Башкортстан АССР дәүләт эшлеклеләре Төркем:1947 елда вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1899 елда туганнар Төркем:19 февраль көнне туганнар