Раянов Галимҗан Раян улы (1907—1990) — 112-нче Башкорт атлы дивизиясе составындагы 148-нче гвардия артиллерия-миномёт полкының 3-нче батарея расчёты командиры. Гвардия өлкән сержантыШаймуратовцы. Раянов Галимьян Раянович.

Биографиясе Галимҗан Раян улы Раянов 1907 елда Уфа губернасы Златоуст өязе Тырнаклы улусы (ары — БАССР-ның Малаяз, шуннан — Салават районы) Лаклы авылында хәлле крестьян гаиләсендә туган.

Лаклыда рус-башкорт мәктәбендә белем ала.

Сугышка кадәр колхозда механизатор булып эшли.

1941 елның декабрендә Салават район хәрби комиссариаты тарафыннан Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре сафына хезмәткә алына.

Хәрби хезмәте 112-нче Башкорт атлы дивизиясе формалаша башлаган чорда Раянов Галимҗан 101-нче аерым атлы-артиллерия дивизионы 120 миллиметрлы миномет батареясы расчёты командиры сыйфатында хезмәт итә.

Бу сугышларда күрсәткән каһарманлыгы өчен 96 сугышчы һәм командир бүләккә лаек була. Миномёт батареясы расчёты командиры Галимҗан Раян улы Кызыл Байрак ордены белән билгеләнә.

Сталинград операциясендә катнашып, гвардия өлкән сержанты Раянов Галимҗан Раян улы 300 километрдан артык юл үтә, дистәләгән авыл-шәһәрләрне фашист оккупациясеннән коткаруда катнаша.

1943 елның февралендә дивизия Донбасста дошман тылына кыю рейд оештыра һәм Чернухино станциясен яулый. Раянов командалыгындагы миномёт расчёты ныклы оборона тота һәм бик күп дошманны кыра.

1943 елның 23 февралендә Орехово районында дивизия атлылары 3-нче гвардия армиясе частьлары белән кушыла.

1943 елның сентябрендә гвардия өлкән сержанты Раянов Галимҗан Украинаның Чернигов өлкәсе биләмәләрен гитлерчылардан тазартуда катнаша. Дошман Днепр аръягына кача. Раянов үзенең расчёты белән уң ярга чыга һәм дошман атакаларын кире кага.

1943 елның көзендә Раянов Галимҗан Раян улы Белоруссия җирендә сугыша һәм Мозырь каласын азат итүдә катнаша.

Кыш үтеп, 1944 елның язы җитүгә, дивизия ССРБ дәүләт чиген үтә. Раянов һәм аның миномёт расчёты, дошманның Померания группировкасын юк итеп, Польшаны азат итүдә катнаша.

Берлин операциясе вакытында гвардия өлкән сержанты Раянов Галимҗан Раян улы Бранденбургны штурмлый. Каһарманлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә кыю командир: Шулай итеп сугышчы, Ленин, Кызыл Байрак, Суворов һәм Кутузов орденлы 16 нчы Чернигов гвардия (112-нче Башкорт) атлы дивизиясе сафында Тыннан алып Эльбагача юл үтә.

Сугыштан соңгы тормышы Бөек Ватан сугышы төгәлләнгәннән соң, Галимҗан Раян улы Хамматов исемендәге туган колхозында механизатор булып эшли. Гаилә кора, балалар үстерә.

Лаклы урта мәктәбенең «Кызыл канәфер» крайны өйрәнүчеләре белән очраша, 112-нче дивизияда хезмәте турында хатирәләре белән бүлешә.

Галимҗан Раян улы әз сүзле, тыйнак холыклы, оста куллы була: талны бөгеп каз оялары, кәрзиннәр үрә, көянтәләр ясый.

Бүләкләре III дәрәҗә Дан ордены (28.07.1944) Кызыл Йолдыз ордены (30.05.1945) «Сугышчан хезмәтләре өчен» медале (1943) II дәрәҗә Ватан сугышы орденыЮбилейная награда Раянова Галимьяна Раяновича күп санлы юбилей медальләре

Хәтер Раянов Галимҗан Раян улының исеме Башкортстанда нәшер ителгән басмалардаРГБ: Они вернулись с победой. Салаватский район, т. 9, 2004 ISBN 5-295-03 һәм БР-ның Салават районы Лаклы авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлдәге исемлеккә кертелгәнЛаклинская модельная библиотека.

Шулай ук карагыз

Чыганаклар

ЦАМО шкаф а, ящик 22 ЦАМО. Юбилейная картотека награждение, шкаф 52, ящик 15. Сан документа 84

Әдәбият

Сылтамалар

Шаймуратовцы. Раянов Галимьян Раянович Память народа. Раянов Галимьян Раянович Юбилейная награда Раянова Галимьян Раянович Дорога памяти. Раянов Галимьян Раянович Галимьян Раянов Лаклинская модельная библиотека

Искәрмәләр

Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:1990 елда вафатлар Төркем:1907 елда туганнар Төркем:Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары Төркем:II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары Төркем:Салават районында вафатлар Төркем:Салават районында туганнар