Татарстанда экология һәм җә­мәгать урыннары елы. Галимҗан Баруди елы (Татарстан Диния нәзараты).

Вакыйгалар АКШ президенты Джон Кеннеди үтерелүе турында мәгълүматлар җәмгыятькә ачык булачак. 25 июнь — Ураза гаете. 1 сентябрь — Корбан гаете. 29 ноябрь — Мәүлид, Пәйгамбәребез туган көн.

Гыйнвар 18 гыйнвар — Уфада Ризаэтдин Фәхретдин укулары узды.19.01: Галимнәрнең галиме 20 гыйнвар — яңа сайланган АКШ президенты Дональд Трамп вазифасына кереште. 20 гыйнвар — Бөтендөнья татар конгрессы Азюркадагы яулыклы укытучыларны яклап Мордовия башлыгына ачык хат юллады.Татар конгрессы Азюркадагы яулыклы укытучыларны яклап Мордовия башлыгына ачык хат юллады 24 гыйнвар — Бөгелмәдә туган яңа мәгариф министры Ольга Васильева Азюрка укучы кызларына яулыкларын киюне тыю яклы чыгыш ясый. 26 гыйнвар — Рамзан Кадыйров Ольга Васильеваның яулыклар мәсьәләсендә чыгышын тәнкыйтьли.Рамзан Кадыров – Васильевой: «Я должен забрать своих дочерей из школы и вместе с ними искать место, где позволят девочкам быть мусульманками?»

Февраль 1 февраль — Тәртип FM радиосы эшләүдән туктый. 11 февраль — Азюрка мәктәбе мөдире укытучыларга хиҗаптан йөрүне тыю карарын гамәлдән чыгарды.http://www.azatliq.org/a/28304231.html 16 февраль — Казанда рус скинхедлары Чадтан килгән студентны үтергәннәр.Роман Хәлилов Чад республикасы студентын үтерүе турында сөйләгән 26 февраль — сәяси тоткын Илдар Дадин иреккә чыгарыла.

Март 3 март — Центробанк Татфондбанк һәм Интехбанкның лицензияләрен тартып ала. Татфондбанкның идарә җитәкчесе Ренат Мусин сак астына алына. 26 март — Казан, Чаллы, Уфада коррупциягә каршы урам җыеннары узды.http://www.azatliq.org/a/28391635.html 27 март — Чишмә районының бер төркем җәмәгатьчелеге Уфадагы Республика Йорты янында ачлык игълан итте.Башкортстанның Чишмә районы кешеләре Уфада ачлык тота

Апрель 3 апрель — Татарстан хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков вазифасыннан бушатыла. 11 апрель — мәгариф министры Энгель Фәттахов КФУ ректоры Илшат Гафуровны милли белгечләр әзерләүне юкка чыгаруда гаепләп чыкты. Мәгариф министры КФУ ректорын милли белгечләр әзерләүне юкка чыгаруда гаепләде 8 апрель — Татар иҗтимагый үзәгенең XII корылтае узды.

Май 11 май — Чаллы шәһәр мәхкәмәсе Чаллыдагы Татар иҗтимагый үзәген экстремистик оешма дип таныган һәм эшчәнлеген тыйган.Мәхкәмә Чаллы ТИҮен экстремистик оешма дип таныган һәм эшчәнлеген тыйган карар чыгарды 14 май — социалист Эммануэль Макрон Франция президенты итеп сайланган. 19 май — Татарстан хөкүмәте Вагыйз Минһаҗевның банклар алдындагы 8 млрд сум бурычларын үз өстенә алган.Кому достался шерсти клок: как Вагиз Мингазов откупился от кредиторов за 1,7% долгов 19 май — Казан ханнары Мәхмүт һәм Мөхәммәт-Әмин җәсәдләре борынгы гореф-гадәтне саклап җир куенына иңдерелде.Дин әһелләре хөкемгә тартылган мөселманнар өчен борчылу белдерде 25 май — Франция башкаласы Парижда «Сабантуе» бәйрәме уздырылган.Татар конгрессының Европа буйлап бушка сәяхәт итүче эчкече "яңа татарлары" 25 май — Казанга РФ кабинетлар шурасы рәисе Дмитрий Медведев эшлекле сәфәр белән килә.

Июнь Казанда шагыйрь Һади Такташ һәйкәле ачылды."Такташка мондый һәйкәл кую – шагыйрьне түбәнсетү" 12 июнь — Казахстан башкаласы Астанада яңа урамга Сөембикә ханбикә исеме бирелгән.Астана шәһәрендә Сөембикә урамы ачылды

Июль 7 июль — Рособрнадзор боерыгы белән КФУ-ның «Чаллы филиалы»на (ә аңарчы «Алабуга филиалы»на да) студентлар кабул итү тыелган. 11 июль — Татарстанда итеп билгеләнде. 17 июль — Казан мэриясе Бауман урамы исемен Сөембикә урамы итеп үзгәртүгә каршы җаваб бирде.Бауман урамына Сөембикә исеме бирү тәкъдиме кире кагылды 21 июль — В. В. Путин, Йошкар-Олага килеп, «туган булмаган телләрне мәҗбүриләп укытырга ярамый» (ә рус телен белү киресенчә мәҗбүри) дип җиффәрә.Путин: "Ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" 22 июль — Урта Әләзәндә VIII Бөтенрусия авыл Сабантуе.Урта Әләзән Сабантуеннан сигез факт

Август 2 август — Казанда VI Бөтендөнья татар конгрессы корылтае эшен башлый.

Сентябрь 25 сентябрь — Гыйрак Көрдстаны бәйсезлеге турында референдум узды. 28 сентябрь — В.В. Путин прокуратурага һәм Рособрнадзорга рус булмаган телләр укытулуын тикшерергә күрсәтмә бирә.

Октябрь 1 октябрь — Каталония бәйсезлеге турында референдум узды. 2 октябрь — Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков район прокурорларына мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты. 27 октябрь — Каталония парламенты Испаниядән бәйсезлеген игълан итте.https://www.azatliq.org/a/28819650.html

Ноябрь 29 ноябрь — Татарстан Дәүләт шурасы бердәм рәвештә дәүләт татар телен ихтыяри рәвештә укыту өчен тавыш бирде.

Декабрь 4 декабрь — Энгель Фәттахов Татарстанның фән һәм мәгариф министры вазифасыннан китә.

Вафатлар

1 гыйнвар — Урал Мөхәммәтшин (63), рәссам. 6 гыйнвар — Марсель Зарипов (85), язучы, журналист, Тукай бүләге иясе (1987). 7 гыйнвар — Мариу Суариш (92), Португалия премьер-министры (1976—1978; 1983—1985), президенты (1986—1996). 8 гыйнвар — Ринат Гобәйдуллин (65), композитор, «Сердәш» ансамбленең җитәкчесе (Чаллы). 16 гыйнвар — Лена Шакирҗанова (71), шагыйрә, Тукай бүләге иясе. 1 февраль — Тимергали Зиннуров (67), Тинчурин театры артисты. 20 февраль — Илья Прокопьев (90), СБКФ Чуаш өлкә комитеты беренче сәркәтибе. 18 март — Сергей Гыймаев (62), хоккейчы. 23 март — Миннехан Шәйдуллин, рәссам. ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1999). 25 март — Рафаэль Салихов (84), драма актеры. 28 апрель — Рифат Ибраһимов (82), «Туган як» гәҗитенә нигез салучы, «Түбән Новгород татарлары сүзлеге»н төзүче. 4 май — Кәүсәрия Шәфикова (68), шагыйрә. 10 май — Ганс Сәйфуллин (76), баянчы. 21 май — Рәфыйк Таҗетдинов (56), музыкант, педагог, ТР халык артисты. 26 май — Збигнев Бжезински (89), АКШ сәясәт белгече. 29 май — Афзал Хәйретдинов (93), виолончелче. 30 май — Илфак Шиһапов (48), журналист, җырлар авторы, продюсер, газетлар нәшер итүче. 31 май — Галәветдин Зыятдинов (77), Татарстан телевидениесе журналисты. 2 июнь — Әскәр Кайбышев (78), галим-металлофизик, РФА Үтә сыгылмалы металлар проблемалары институты директоры (1986—2005), академик. 10 июнь — Эрнест Дышаев (78), карикатурачы-рәссам. 15 июнь — Әлфия Авзалова (84), мәшһүр җырчы, Татарстанның халык артисты, Тукай бүләге иясе. 17 июнь — Әсхәт Җиһаншин (79), хәрби диңгезче. 22 июнь — Исмәгыйль Шәрәфиев (64), журналист, Татарстан яшьләренең баш мөхәррире. 15 июль — Камил Гобәйдуллин (67), рәссам. 27 июль — Хәния Фәрхи (57), җырчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты. 31 июль — Жанна Моро, француз кино актрисасы. 4 август — Мария Килдебәкова (84), рәссам, Тукай бүләге иясе (2011). 8 август — Нияз Халитов, галим, архитектор. 24 сентябрь — Азат Зыятдинов (78), татар галиме, техник фәннәр докторы.

Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Мәдинә Маликова — «Арыш тәме» китабы өчен. Харис Салихҗан — «А. Пушкин, Г. Тукай иҗатында дөньяви һәм дини мотивлар һәм бүгенге көндә әхлакый тәрбия бирү проблемалары»; «Дин һәм фән (дөньядагы дини һәм дөньяви мәдәният нигезләре)» китаплары өчен. Розалина Шаһиева — «Мәңгелек гөлчәчәкләре» китабы (татар һәм рус телендәге мәкаләләр җыелмасы) өчен.

Нобель премиясе лауреатлары

Искәрмәләр

* Төркем:Еллар