Момир Илич (; 1981 елның 22 декабре, Аранджеловац) — серб гандболчысы, Маҗарстанның «Веспрем» клубының һәм Сербия җыелмасының сул як сакчысы.
Карьера
Клубларда
Югославиянең гандбол мәктәбендә тәрбияләнүче, карьера башлангычында Югославиянең төрле клублары өчен чыгыш ясый. 2004 елдан 2006 елга кадәр Словениянең «Горенье» клубы өчен Илич-Кавтичник-Зрнич триосы составында чыгыш ясый, 2006 елдан алып 2013 елга кадәр Алмания чемпионатында «Гуммерсбах» һәм «Киль» командалары өчен уйный. «Киль» «Гуммерсбах»ка 500 мең евро күләмендә штраф түләмичә, Иличны сатып ала һәм уенчы белән 4 еллык контрактка кул куяKarabatic und Kavticnik gehen . «Киль» составында Момир 2010 һәм 2012 елларда Чемпионнар лигасын, шулай ук 2010, 2012 һәм 2013 елларда чемпион титулын ота. 2013/2014 сезонда ул «Веспрем» өчен чыгыш ясыйMomir Ilic next three years in MKB Veszprem! .
Момир Илич чыгыш ясаган клублар:
2001 елдан: «Самот» (Аранджеловац) 2001—2002: «Колубара-Лазаревац» 2002—2004: «Фиделинка» (Суботица) 2004—2006: «Горенье» (Веленье) 2006—2009: «Гуммерсбах» 2009—2013: «Киль» 2013—2019: «Веспрем» ГК
Җыелма командада Момир Илич җыелма команда составында 114 матч уйный һәм 361 гол кертә. 2012 елда Лондонда узган Олимпия уеннарында катнашучыСостав сборной Сербии на Олимпийских играх 2012 , 2012 елгы Европа чемпионатының көмеш призёры һәм иң кыйммәтле уенчысы.
Шәхси тормыш Белеме буенча электрик. Өйләнгән, хатынының исеме Майя.
Казанышлар
Клубларда
Сербия һәм Черногория чемпионатларының иң яхшы бомбардиры Словения Вице-чемпионы: 2004/2005 һәм 2005/2006 ЕГФ Кубогы җиңүчесе: 2008/2009 Чемпионнар лигасы җиңүчесе: 2009/2010 һәм 2011/2012 Алмания чемпионы: 2010, 2012 һәм 2013 Алмания Суперкубогы җиңүчесе: 2011 һәм 2012 Клуб дөнья чемпионаты җиңүчесе: 2011
Җыелма командада
Европа Вице-чемпионы: 2012 2012 елгы Европа чемпионатының MVP
Бундеслигада чыгышлар статистикасы СезонКлубЛигаУеннарГолларПенальтидан голларУендагы голлар2006/07ГуммерсбахБундеслига32199361632007/08ГуммерсбахБундеслига33198541442008/09ГуммерсбахБундеслига33233611722009/10КильБундеслига32180761042010/11КильБундеслига3317786912011/12КильБундеслига3418393902012/13КильБундеслига3410323802006–2013БарлыгыБундеслига2311273429844
Искәрмәләр
Сылтамалар
ЕГФ сайтында профиле «Киль» клубы сайтында профиле
Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1981 елда туганнар Төркем:22 декабрь көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча спортчылар