Доминик Собослаи (; 2000 елның 25 октябре, Секешфеһервар) — Маҗарстан футболчысы, «РБ Лейпциг» клубы һәм Маҗарстан җыелма командасы ярымсакчысы.

Карьера Доминик карьерасында күп санлы Маҗарстан мәктәпләрен һәм академияләрен уза, 2016 елда Австриягә, Зальцбургның «Ред Булл» футбол клубына күченә. 2017/18 УЕФА яшүсмерләр Лигасында катнаша, анда 6 очрашу уздыра, 1 туп кертә.

2017 елдан «Лиферинг» фарм-клубы өчен чыгыш ясый. 2017 елның 21 июлендә Австриянең беренче дивизионында «Капфенберг»ка каршы көрәштә дебют ясый. Шул ук елның 4 августында профессиональ футболда беренче туп кертә — «Блау-Вайсс» командасы капкасына. Дебют сезонында барлыгы 33 очрашу уздыра, команда лидерларының берсе буларак, 10 туп кертә. Чемпионатның иң яхшы бомбардирлары унлыгына керә.

2018 елның 27 маенда Австриянең Бундеслигасында «Аустрия»га каршы көрәштә дебют ясый, ул, Энок Мвепу урынына 57 минутта алмашка чыга. 2018 елның гыйнварында клуб белән өч еллык контрактка кул куя.

Маҗарстан яшүсмерләр һәм яшьләр җыелма командалары өчен чыгыш ясый. 2017 елның маенда Россия һәм Андоррага каршы матчларга әзерлек өчен Маҗарстанның төп җыелма командасына чакырыла. Тренировкаларда катнаша, әмма рәсми очрашуларда кырга чыкмый.

2020 елның 17 декабрендә футболчының 20 миллион еврога күчүе турында игълан итә. Маҗарстан ярымсакчысы белән контракт 2025 елның июненә кадәр исәпләнгән.

Статистика

Клуб статистикасы КлубЛигаСезонЛигаКубокЕврокубокларБарлыгыУеннарГолларУеннарГолларУеннарГолларУеннарГоллар ЛиферингАвстриянең икенче лигасы2017/183310——33102018/1996——96Барлыгы4216——4216 Ред БуллАвстрия чемпионаты2017/1810——102018/1916332102052019/20279627140122020/211041084198Барлыгы54161041658025Барлыгы карьера өчен963210416512241

Җыелма команда өчен чыгышлар статистикасы Җыелма командаЕлУеннарГоллар Маҗарстан201981 Маҗарстан202042Барлыгы123

Казанышлар Ред Булл Зальцбург

Австрия чемпионы: 2017/18, 2018/19, 2019/20; Австрия Кубогы иясе: 2018/19, 2019/20.

Искәрмәләр

Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:2000 елда туганнар Төркем:25 октябрь көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча спортчылар Төркем:Маҗарстан футболчылары