Баһаветдинова Фәнүзә Кинҗәморза кызы (22 май 1965 ел) — журналист, укытучы һәм үзешчән җырчы. 1991 елдан «Башкортстан» дәүләт телерадиокомпаниясе мөхәррире һәм алып баручысы, шул исәптән 2010 елдан «Ашказар» радиосының өлкән мөхәррире. 2013 елдан Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2015).
Биографиясе Фәнүзә Баһаветдинова 1965 елның 22 маенда Башкорт АССРның Стәрлебаш районы Ибракай авылында туган.
1972 елда туган авылындагы башлангыч мәктәпнең беренче сыйныфына укырга керә, аннары белем алуын Стәрлебаш урта мәктәбендә дәвам итә һәм, аны 1982 елда уңышлы тәмамлап, Октябрьнең 40 еллыгы исемендәге Башкорт дәүләт университетының химия факультетына укырга керә.
Югары һөнәри белем алган яшь белгеч хезмәт эшәнлеген 1987 елның сентябрендә Уфа каласындагы 20 нче башкорт мәктәбендә (хәзер Фатыйма Мостафина исемендәге 20 нче Уфа кала башкорт гимназиясе) химия укытучысы булып башлый.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2015)СПИСОК награжденных государственными наградами Республики Башкортостан. 36. Багаутдинова Фанюза Киньямурзовна - редактор творческого объединения «Ашкадар» студии радиовещания ГУП ТРК «Башкортостан» .
Искәрмәләр
Сылтамалар
«Ашказар» радиосы сайты. Улыбка Фануз. Сайт «Лента новости Уфы», 21.05.2015 Төркем:СБКФ әгъзалары Төркем:Режиссёрлар Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:Башкортстан журналистлары Төркем:Журналистлар Төркем:Укытучылар Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Стәрлебаш районында туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1965 елда туганнар Төркем:22 май көнне туганнар