Клодетт Колбер (Claudette Colbert, , Сен-Манны, Франция — , Speightstown (инг.), Спайтстаун (рус.), ) — Америка актеры, «Оскар» һәм «Алтын глобус» премияләре иясе, 1930 елларның күренекле комедия актерларының берсе дип танылган.

Биографиясе Клодетт Колбер, кыз фамилиясе Эмили Шошуа (), Франциянең Иль-де-Франс регионы Сен-Манде шәһәрендә туа, аның бала чагы, ата-аналары 1906 елда күчеп китү сәбәпле, Нью-Йоркта үтә. Атасы, банкир Жорж Клода, әнисе кондитер, Жанна Лу Шошуан. Колберның шулай ук өлкән абыйсы Шарль Огюст Шошуан (1898-1971) була. Гаиләдә француз теле белән беррәттән француз-инглиз тамырларына ия булган Клодеттның әбисе Мари Августина Лева аркасында инглиз теле дә кулланыла. Клодетның ата-анасы 1906 елда Нью Йоркка күчкәндә Клодеттка өч яшь була, Клодетт Вашингтонда Ирвинг мәктәбен тәмамлый. Инглиз теле укытучысы Алиса Россеттер аңа зур булмаган сөйләм җитешсезлегеннән котылырга ярдәм итә, ә аннары театр постановкасы өчен тыңлауларда катнашырга чакыра. 14 яшендә Клодетт «Provincetown Playhouse» театры сәхнәсендә «Вдовья вуаль» пьесасында үзенең беренче ролен башкара.

Мәктәпне тәмамлагач, Колбер Студент сәнгате лигасына стенографист булып укырга керә һәм укуын түләр өчен параллель рәвештә кием кибетендә эшли. Башта кыз модельер карьерасы турында хыяллана, ул сурәтне яхшы төшерә, әммә драматург Энн Моррисон лекцияләреннән соң актриса карьерасы турында җитди уйлана башлый. Моррисон аңа үзенең «Дикие Уэскоттсы» спектаклендә рольләрнең берсен башкарырга тәкъдим итә, спектаклне 1923 елда Бродвей сәхнәсендә куялар. Сәхнә исеме Клодетт Колбер астында кыз тик 1925 елда гына чыгыш ясый башлый. Колбер фамилиясен сайлау очраклы булмый, бу әнисе ягыннан әбисенең чын фамилиясе була. Клодеттның абыйсы, Чарльз Уэндлинг, күп еллар дәвамында актрисаның агенты һәм менеджеры сыйфатында эшли.

Карьерасы Клодеттның актёр карьерасы 1920 елларда Бродвейда башлана, аннары телсез кинода дәвам ителә, соңыннан ул бер нинди авырлыксыз тавышлы фильмнарга эләгеп китә. Америкада Бөек торгынлык чорында Бродвейның күп театрлары ябыла, һәм шул чакта Клодетт кинода төшергә карар итә. Клодетт Франк Капраның «Ни за какие коврижки» (1927) фильмында беренче тапкыр чыгыш ясый. Әммә актрисаның кинематография эшләре уңышка ирешми. Моннан тыш уңышсызлыклар адым саен очрап тора, шул сәбәпле актрисаның нык борчылулары башлана, һәм ул кинодан китергә җыена. Әммә 1929 елда актрисаның тормышы икенче якка китә. Популярлык Колберга 1920 еллар азагында − 1930 еллар башында, аның «Леди алдаша» (1929) фильмындагы героинясы — үзеннән күпкә өлкәнрәк иргә хәйран калган сатучы һәм үзенең җитәкчесенә гашыйк сәркатипне уйнаган «Сөяркәләр арасындагы намус» (1931) кебек фильмнары белән, килә. Колбер бу елларда — кыска кыркылган кара чәчле һәм аерылып торган макияжлы хәтәр хатын. Бу бигрәк тә аның Сесиль Де Миллдәге эшләрендә: шәрә килеш сөттә юынган императрица Поппеи «Тәре билгесе» (1932) яки "Клеопатра"да (1934) Мисыр патшабикәсе Клеопатра рольләрендә төсмерләнә.

1950 еллар ахырына аның кинокарьерасы аска таба тәгәри башлый. 1961 елда ул зур экранга соңгы тапкыр «Пэрриш» фильмында чыга. Соңыннан ул үзенең карьерасын Англиядә һәм АКШта театр сәхнәләрендә дәвам итә, шулай ук бер — ике тапкыр телевидениеда күренә. 1971 елда актрисаның туганы Чарльз Уэнлинг вафат була.

Шәхси тормышы Клодетт ике тапкыр никахта була. Беренче тапкыр 1928 елда актриса актёр һәм режиссер Норманн Фостерга кияүгә чыга, ул аның белән Бродвейда «Баркер» постановкасында катнаша. Бу никах шул вакыт өчен гадәти булмый. Алар аерым яши, һәм моны актрисаның әнисенә кияү охшамый дип аңлаталар. Клодетт әнисе белән яши, ә әнисе Фостерга аларның йортына килүне тыя. 1935 елда шушындый мөнәсәбәтләрне күтәрә алмый, актерлар аерылыша. Шушы ук елда Колбер кабаттан кияүгә чыга. Бу юлы Лос-Анджелестан хирург Джоэл Прессманга. Джоэл белән Клодетт никахта 33 ел яшиләр. 1968 елда Прессман кинәт кенә бавыр шешеннән вафат була. Ире вафат булганнан соң кинода төшүдән һәм сәхнәдә чыгыш ясаудан туктап, актриса Барбадос, Спайтстаун каласына яшәргә күчә, анда вафатына кадәр яши. Клодетт Колбер 1996 елның 30 июлендә, берничә инсульт үткәргәннән соң, 92 яшендә вафат була. Актриса шунда ук, Барбадос, Изге Петр урамының Спайтстаун зиратында җирләнә. Клодеттның балалары булмый. Мөлкәтен Клодетт соңгы өч елда үзен караган әхирәте Хелен О’Хэгенга калдыра.

Колбер, Кеннеди-үзәкнең иҗади казанышлары өчен бирелә торган бүләк, Сара Сиддонс җәмгыяте премиясенә лаек була.

Кинога керткән өлеше өчен Клодет Колбер Голливуд-бульвар, 6812 Голливуд даны аллеясында йолдызга лаек була. 1999 елда ул 12 нче саны астында AFI версиясе буенча 100 бөек кино йолдызлары исемлегенә кертелә.

Сайлаулы фильмографиясе

1927 — Майк мөхәббәте хакына / For the Love of Mike 1929 — Леди алдаша / The Lady Lies 1931 — Мәхәббәт һәм намус / Honor Among Lovers 1931 — Елмаючы лейтенант / The Smiling Lieutenant 1933 — Төнге җырчы (Сентименталь җырчы) / Torch Singer 1934 — Дүрт коты алынган / Four Frightened People 1934 — Тормыш имитациясе / Imitation of Life 1934 — Бу бер вакыт төнлә булды / It Happened One Night 1934 — Клеопатра / Cleopatra 1935 — Шәхси дөньялар / Private Worlds 1935 — Ул кияүгә хужага чыкты / She Married Her Boss 1938 — Күк Сакалнын сигезенче хатыны/ Bluebeard's Eighth Wife 1939 — Заза / Zaza 1939 — Бу гаҗәп дөнья / It's a Wonderful World 1940 — Ыгы — зыгылы кала / Boom Town 1940 — Мәхәббәтем минем, уян / Arise, My Love 1943 — Горурлык, сагыну һәм югалтулар аша / So Proudly We Hail! 1944 — Сез киткәннән бирле / Since You Went Away 1945 — Килеп китә торган хатын / Guest Wife 1946 — Серле йөрәк / The Secret Heart 1947 — Булдыксыз кеше һәм мин / The Egg and I 1948 — Йокла, минем мәхәббәтем / Sleep, My Love 1949 — Сатуга кәләш/ Bride for Sale 1950 — Яшерен ярсу / The Secret Fury 1951 — Әйдә, моны ачык итеп эшлик / Let's Make It Legal 1952 — Плантатор хатыны / The Planter's Wife 1954 — Язмышлар / Destinées 1954 — Версаль серләре / Si Versailles m'était conté 1961 — Пэрриш / Parrish

Бүләкләре һәм номинацияләр

Бүләкләре

1935 — «Оскар» премиясе — «Бу бер вакыт төнлә булды» фильмындагы иң яхшы хатын-кыз роле өчен 1988 — «Алтын глобус» премиясе — мини — сериал, телесериал һәм телефильмнарда икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле, «Ике миссис Грэнвилль» телефильмы өчен

Номинацияләре

1936 — "Оскар" премиясе — иң яхшы хатын-кыз роле, «Шәхси дөньялар» фильмы өчен 1945 — «Оскар» —"Сез киткәннән бирле" фильмындагы иң яхшы хатын-кыз роле өчен 1987 — «Эмми» премиясе— мини — сериал, телесериал һәм телефильмнарда икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле, «Ике миссис Грэнвилль» телефильмы өчен

Искәрмәләр

Сылтамалар

Клодетт Колбер (инг.) Internet Broadway Database сайтта(инг.) Internet Database Broadway сайтында Төркем:«Оскар» премиясе лауреатлары Төркем:«Алтын глобус» премиясе лауреатлары Төркем:Комедиант хатын-кызлар Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:АКШ кинематографы актрисалары Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1996 елда вафатлар Төркем:30 июль көнне вафатлар Төркем:Франциядә туганнар Төркем:1903 елда туганнар Төркем:13 сентябрь көнне туганнар