Эльза Кайса Аалто (, тумыштан Мякинеми, ; 22 ноябрь 1922, Кеми, Лапландия — 12 апрель 1994, Һельсинки) — фин архитекторы һәм дизайнеры. Алвар Аалтоның икенче хатыны.
Биографиясе
Элисса Аалто 1922 елда Кеми шәһәрендә полковник Август Мякинеми гаиләсендә туган. 1949 елда Һельсинки шәһәрендә Политехник институтта белем ала һәм архитектор Алвар Аалтода эшли башлый. Аалтоның шул чакта беренче хатыны, шулай ук архитектор һәм дизайнчы Айно вафат була. 1952 елда Элисса һәм Алвар өйләнешә. Ул вакытта Алварга 54 яшь, ә Элиссага 29 яшь була.
Ирле-хатынлы Аалто архитектура проекты өстендә бергәләп эшли башлыйElissa Aalto; Architect, 71 (англ.). The New York Times (13.04.1994). Дата обращения: 22 октября 2020.. Элисса иренең бөтен конкурс эшләрендә катнаша. Ул Алвар һәм Айно оештырган җиһаз җитештерү буенча Artek компаниясе өчен минимализм жанрында обойлар сериясен эшли.
1976 елда Алварның вафатыннан соң Элисса Artek компаниясе белән идарә итәVirtanen B. Obituary: Elissa Aalto (англ.). The Independent (22.04.1994). Дата обращения: 22 октября 2020.. Ул иренең проектын, шул исәптән Эссенда опера бинасын, Ольборгта заман сәнгате музее, Люцернада торак комплексын, Лаһтида чиркәү эшләрен бетерү өстендә эшлиElissa Aalto; Architect, 71 (англ.)Virtanen B. Obituary: Elissa Aalto (англ.).. Аның шулай ук Выборгта китапханә реконструкциялау планнары да булаVirtanen B. Obituary: Elissa Aalto (англ.).
Элисса Аалто 1981 елда Америка архитекторлар институтының мактаулы әгъзасы титулына лаек булаElissa Aalto; Architect, 71 (англ.).. 1994 елда 72 нче яшендә яман шештән вафат була. Хиетаниеми зиратында җирләнә.
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:22 ноябрь көнне туганнар Төркем:1922 елда туганнар Төркем:12 апрель көнне вафатлар Төркем:1994 елда вафатлар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:Финляндиядә туганнар