Софико Чиаурели Михайловна (; 21 май 1937 ел — 2 март 2008) — ССРБ һәм Грузия артисты. Грузин ССР-ның (1976) һәм Әрмән ССР-ның (1979) халык артисты. Йөздән артык фильмда уйнаган. Халыкара конкурсларда җиделәтә «Иң яхшы хатын-кыз роле» призына лаек булган бердәнбер совет артисты.

Биографиясе Софико Чиаурели Тбилисида артист Верико Анджапаридзе һәм кинорежиссер Михаил Чиаурелли гаиләсендә туган.

Бөтен Союз дәүләт кинематография институтын (1960, Б. Бибиков остаханәсе) яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Институттан соң туган ягына кайта. 1960-1964 һәм 1968 елларда — Тбилисидагы Марджанишвили исемендәге академиягә театры артисты, 1964-1968 елларда — Ш. Руставели исемендәге академиягә театры артисты.

9 нчы чакырылыш ССРБ Югары советы депутаты.

2008 елның 2 мартында Софико Чиаурели озак һәм каты авырудан соң, 71-нче яшендә вафат була.

Тбилиси шәһәренең Дидуб пантеонында ире Махарадзе Котэ янында җирләнгән.

Тбилиси шәһәренең Сион скверында Чиаурелига бюст куела (скульпторы Леван Вардан, 2009). 2008 елның 5 мартындагы кабул ителгән карарга яраклы, Тбилисиның бер урамы Софико Чиаурели исемен йөртә.

Искәрмәләр

Төркем:2008 елда вафатлар Төркем:2 март көнне вафатлар Төркем:Тифлистә туганнар Төркем:1937 елда туганнар Төркем:21 май көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Әрмәнстан ССР халык артистлары Төркем:ССРБ дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:ССРБ актрисалары Төркем:XX гасыр актрисалары Төркем:XXI гасыр актрисалары Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:XXI гасыр актерлары Төркем:XX гасыр актерлары Төркем:ССРБ актерлары Төркем:Әлифба буена актерлар