Мари-Луиз Колейро Прека (, 7 декабрь 1958, Корми, Мальта таҗ колониясе) — Мальта сәясәтчесе. 2014 елның 4 апреленнән Мальта президенты. Лейборист фиркасе әгъзасе.
Биографиясе Мари-Луиз Колейро Прека 1958 елның 7 декабрендә Мальта таҗ колониясенең Мальта утравының үзәгендә Корми шәһәрендә туган. Мальта университетын тәмамлый.
1982—1991 елларда партиянең генераль секретаре вазифасын били һәм Мальта партиясен җитәкләгән беренче хатын-кыз була. Моннан тыш төрле чорда социалистик яшьләр милли бюросы әгъзасы, партиянең хатын-кыз бүлеге рәисе (1996-2001) һәм «Il-Ħelsien» фирка газетасының нәшриятчесе була.
1998 елда Лейборист партиясыннан Мальта парламентына депутат итеп сайлана. Альфред Сант фирка җитәкчесе вазифасын калдыргач, яңа лидерны сайлауларда уңышсыз катнаша. 2013 елның мартында Джозеф Мускат хөкүмәте әгъзасы булып, гаилә һәм социаль теләктәшлек министры вазифасын били. 2014 елның мартында илнең премьер-министры аны Мальта президент вазифасына тәкъдим итә һәм тиздән ул бу вазифада раслана. Шул ук елның 4 апрелендә яңа президент үз вазифасын башлый.
Фактлар
Мари-Луиз Колейро Прека, Агата Барбарадан соң, хатын-кыз арасынан Мальтаны икенче президенты була. Мари-Луиз Колейро Прека Мальтаның иң яшь президенты булып тора.
Бүләкләре Мальта наградаларыДәүләтДатаНаградаЛитерлар4 апрель 2014Хезмәтләре өчен милли ордены почетының гроссмейстеры һәм компаньоныВ рамках полномочий президента Республики МальтаK. U. O. M.4 апрель 2014«Җөмһүрият мәнфәгатенә» ордены гроссмейстеры
Чит ил наградаларыДәүләтТапшырыу датаһыНаградаЛитерҙарНоябрь 2015 Изге Михаил һәм Георгий орденының Зур хач почётная дамасыGCMG8 ноябрь 2016Тасма белән «Стара-планина» ордены15 май 20171 дәрәжә кенәз Ярослав Мудрый ордены дамасы7 сентябрь 2017«Италия Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» орденының тасмаһы белән биҙәлгән зур хач дамасы15 май 2018Дон Энрике инфантасы орденының зур чылбыры дамасыGColIH
Иҫкәрмәләр
Һылтанмалар
Мальта президентының рәсми сайты.
Ҡалып:Президенты Мальты Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1958 елда туганнар Төркем:7 декабрь көнне туганнар Төркем:Сәясәтче хатын-кызлар Төркем:Шәхесләр:Мальта