Бу Казан рәссамы турында мәкалә, совет дәүләт эшлеклесе турында моннан укыгыз
Григорий Эйдинов, Григорий Лев улы Эйдинов (1946 елның 22 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― рәссам-график, дизайнчы, иллюстратор, В. И. Суриков исемендәге Мәскәү академия сәнгать институты Казан филиалының графика факультеты доценты. Россия Федерациясенең атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманче исемендәге (2002), Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт (2021) премияләре лауреаты.
Тәрҗемәи хәле 1946 елның 22 декабрендә Казан шәһәренең Киров районында (Җиләкле бистәсе) туган. Әтисе ягыннан бабасы Арон Давыдович һәм әбисе Фая Львовна чыгышы белән Витебск губернасы Ляды авылыннан (хәзерге Беларусия) күн эшкәртүче һөнәрчеләр булган. Воронежга күченгәч, фотография белән шөгыльләнә башлыйлар. Әтисе Лев Аронович очкычлар төзегән. 1941 елда, заводны һәм аның барлык хезмәткәрләрен Үзбәкстан ССР Әндиҗан шәһәренә эвакуацияләгәннәр. Шунда Лев Аронович Мария Львовна (Гуревич) белән танышкан. 1945 елда Эйдиновлар гаиләсе әтисе ягыннан туганнары яшәгән Казанга (Җиләкле бистәсенә) күченә. Әтисе гомере буе Казан вертолет заводында термистлар бригадиры, әнисе Казан күн берләшмәсендә хисапчы булып эшләгән. Григорийның сеңлесе һәм энесе булган.
Григорий Эйдинов рәсем ясауда беренче адымнарын 81нче санлы гомуми белем бирү мәктәбенең сәнгать студиясендә ясаган. Гомуми белем бирү мәктәбендә уку белән беррәттән, 3нче сәнгать мәктәбендә (хәзерге Байназар Әлминов исемендәге сәнгать мәктәбе) укыган.
Казан сәнгать училищесын кызыл диплом белән тәмамлаган (укытучылары Ляля Кальюранд, Лев Потягунин, Рәшид Төхфәтуллин, Татьяна Зуева). 9 ел рәттән Мәскәү, Ленинградның сәнгать институтларына имтихан тотып карый, конкурстан уза алмый. Казан кремлендә хәрби хезмәт үткән, 5 ел Казан сәүдә рекламасы предприятиесендә эшләгән.
Чуаш педуниверситетының сәнгать-графика бүлеген тәмамлаган (1979, остазлары Николай Васильевич Овчинников, Ревель Федорович Федоров, Адилә Аким кызы Ефейкина). Диплом эше ― Яңа Чабаксар трактор заводына багышланган «Тракторострой яшьлеге» линогравюралар сериясе.
1974 елдан башлап, 20 ел Татарстан китап нәшриятында китап бизәүче булып эшли. Үз гомерендә 1 меңнән артык китап, журнал, басма бизәгән.
20 ел Татарстан Рәссамнар берлегенең графика секциясен җитәкли.
1999 елдан «Казань» журналы белән хезмәттәшлек итә (2002 елдан штаттагы баш рәссам) Григорий Львович Эйдинов. kazan-journal.ru.
Иҗаты Лейпциг, Ганновер, Мәскәү, Турин, Дәһлидә узган Халыкара китап күргәзмәләре экспоненты. Төбәк, Россия һәм халыкара сәнгать күргәзмәләрендә катнашучы.
1994 елда «Вечерняя Казань» газетасының логотибын һәм Казан ТЮЗы эмблемасын иҗат иткән.
Казанга багышланган эшләр циклы: «Казан серләре», «Кабан күле серләре», «Зилант тавы», «Казан мәчесе» һ. б авторы. Алабуга, Зөя, Касимов, Яранскига багышланган картиналар сериясе бар. Төркия һәм Израильнең төрле районнары, Сербия, Кырым һәм Себернең матур урыннары буенча сәфәрләрен чагылдырылган эшләре бик күп.
«Дуслык» ордены һәм «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены дизайнын эшләгәнОльга Юхновская. «Гражданин Художник» Григорий Эйдинов. history-kazan.ru, 2.02.2017.
1990 елда, Россия төбәкләреннән бердәнбер рәссам буларак, Россия Федерациясенең яңа гербын эшләүдә катнаша Татьяна Лескова. ТОП 50: Григорий Эйдинов. sobaka.ru, 7.12.2017.
Ике дистә ел «Казань» бизәү белән шөгыльләнәАйсылу Мирханова. На солнечной стороне. «Казань», 27.12.2016.
Йөзгә якын эше төрле музей коллекцияләрендә: ТР сынлы сәнгать музее, Алабуга, Киров, Касимов, Чанаккале, Әнкара (икесе дә Төркия) музейлары фондларында сакланаЛюбовь Агеева. Григорий Эйдинов – имя как знак качества. history-kazan.ru, 2.02.2017.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре «Китап сәнгате» Бөтенроссия конкурсы лауреаты РФ атказанган рәссамы ТР атказанган сәнгать эшлеклесе 2002 — Бакый Урманче премиясе 2006 — «Бәллүр каләм» җиңүчесе («Басма йөзе» номинациясендә) «Фидакарь хезмәт өчен» медале 2021 — Тукай премиясе — «Нефть һәм вакыт», «Казан альбомы», «Татар әкиятләре дөньясы», «Казан серләре» график серияләре һәм «Татар дөньясы» китабын сәнгатьчә бизәгән өченСтали известны лауреаты республиканской премии имени Тукая. Татар-информ, 26.04.2021
Гаиләсе Беренче хатыны Галина. Бер уллары бар. Икенче хатыны Мария. Балалары: уллары Лев, КФУ биофагын тәмамлаган, дизайнчы булып эшли, Борис, дәүләт хезмәткәре, юрист. Кызы Полина, музыка һәм сәнгать мәктәпләрен, ике вуз тәмамлаганТатьяна Лескова. ТОП 50: Григорий Эйдинов. sobaka.ru, 7.12.2017.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Пользуюсь красками, пишу чувствами. «Элита Татарстана», 07.09.2016 Айсылу Мирханова. На солнечной стороне. «Казань», 27.12.2016 Эйдинов Григорий Львович. ayaris.ru Григорий Эйдинов. Для меня, если ты художник- то должен быть художником во всем. YouTube видео, 2:02
Моны да карагыз
Төркем:Татарстан рәссамнары Төркем:РФ атказанган рәссамнары Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Бакый Урманче премиясе лауреатлары Төркем:Казан сынлы сәнгать укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Чуаш дәүләт педагогика университетын тәмамлаучылар Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчеләре Төркем:Казан сынлы сәнгать укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:«Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр