Рута Мейлутите (; 19 март 1997 ел, Каунас) — Литва йөзүчесе, олимпия чемпионы (2012)Women’s 100m Breaststroke — Final(инг.) һәм дөнья чемпионы (2013) — 100 метр дистанциягә брасс белән, вице-дөнья чемпионы — 50 м брасс белән (2013), кыска суда дөнья чемпионатының (2012) ике алтын һәм бер көмеш медален яулаучы. 50 һәм 100 метрга ярышларда брасс белән Дөнья рекордын куя. Литва тарихында йөзүдә Олимпия уеннары медален яулаучы бердәнбер спортчы. Бөекбританияда яши һәм эшли.
Биографиясе Биш яшьтән тренеры Гедрюс Мартиниониста йөзү белән шөгыльләнә башлый.
2002 елдан Бөекбритания, Плимут шәһәрендә яши һәм спорттагы юнәлеше буенча шөгыльләнә. Джон Руд җитәкчелегендә күнекмәләр ала.
Җәйге олимпиада уеннары 2012
Олимпия уеннарында иң яшь спортчылар арасында 15 яшьлек Рута Мейлутите, өч дисциплина катнашып, 2011 елда үсмерләрнең Аурупа җәйге Олимпия фестивале чикләрендә түбәндәге дисциплиналарда җиңү яулый: алдан үтә торган өлештә, 50 һәм 100 метрга ирекле стильдә ярышып, ирекле рәвештә 26 нчы һәм 29 нчы урыннарны яулый, аннары 50 метрлык дистанциядә милли рекорд куя. Алдан үтә торган 100 м брасс белән өлештә спортчы яхшы вакыт күрсәтә, бер милли рекорд куя, ә ярымфиналда Аурупаның яңа рекордын куя: 1.05.21Women’s 100m Breaststroke — Semifinals. Ахыр уеннарында Мейлутите җиңү яулый, шулай итеп ул Литвадан беренче булып Олимпия уеннары медален яулаган йөзүче, шулай ук соңгы 16 ел эчендә йөзү буенча иң яшь Олимпия чемпионы.
Гаиләсе Атасы — Саулюс Мейлутис. Әнисе Ингрида 2001 елда 34 яшендә юл-транспорт һәлакәтендә һәлак була. Фаҗигадән соң бер ел үткәч, атасы Плимутка күченә, анда медицина хезмәткәре булып эшкә урнаша. Ул, кызының йөзүгә таланты булуын тоеп, Рутаны Бөек Британиядагы алдынгы клубларның берсе — Plymouth Leander йөзү клубына бирә.
Рутаның ике өлкән абыйсы бар — Маргирис һәм Миндаугас.
Бүләкләре
«Литва алдындагы казанышлары өчен» орденының Зур командор крестыДекрет от 8 августа 2012 года № 1K-1172 (Информация на сайте Президента Литвы )(лит.)Prezidentė ordinu apdovanojo olimpinę čempionę R.Meilutytę(лит.) (8 августа 2012 года)Декрет от 8 августа 2012 года № 1K-1172 (Информация на сайте Президента Литвы )(лит.)Prezidentė ordinu apdovanojo olimpinę čempionę R.Meilutytę(лит.) 2012 елда DELFI порталы һәм «Valstybė» журналы оештырган конкурста Ел кешесе булып таныла.Мейлутите стала Человеком года
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча спортчылар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Литвада туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1997 елда туганнар Төркем:19 март көнне туганнар