Рали Добсон (, 21 апрель 1992 ел) — һөҗүмче позициясендә чыгыш ясаучы Австралия футболчысы.
Уен карьерасы
Җыелма командада карьерасы Рали футболда 5 яшьтән үзенең туган Вохоуп шәһәрендә урындагы команда өчен уйный башлыйAnita Antunovich.On the Bench with Rhali Dobson. Northern NSW Football(9 декабря 2016).Дата обращения: 5 марта 2017.. Анда хатын-кызлар У-Лигасында «Ньюкасл Джетс» составында клуб оештырылган гына вакытта 2008 елда беренче тапкыр уйныйCraig Kerry.Dobson step closer to Matildas call-up. The Newcastle Heral(21 февраля 2014).Дата обращения: 5 марта 2017..
2012 елда Добсон Төньяк Яңа көньяк Уэльс чемпионатында «Мэриуэзер Юнайтед[en]» клубы өчен чыгыш ясый. Ары «Джетс» составына әйләнеп кайта, әммә «Адамстаун Роузбад» һәм «Мэриузер Юнайтед» клубына арендага китә (2017 елда соңгысы өчен уйный)Renee Valentine.Jets add boost as WPL prepares to launch (англ.). The Star (27 February 2017).Дата обращения: 5 марта 2017.. 24 сентябрьдә Австралияның эшләп килгән чемпионнар командасы «Мельбурн Сити» клубына күчәMelbourne City FC signs talented trio ahead of W-League title defence. ЖФК «Мельбурн Сити[en]» (24 сентября 2017)..
2021 елның 25 мартында ул үз карьерасында соңгы тапкыр — «Перт Глори» клубына каршы үз клубы уенында уйный, 2:1 гол исәбе белән үз клубына җиңү китерә
Җыелма командада карьерасы Добсон Австралия җыелма командасы өчен 2007 елда өч уенда, шул исәптән Австралия үсмерләр олимпия фестивалендә һәм 16 яшькә тиклемге кызлар арасында Азия чемпионатында катнашаThomas Esamie. Under 17 Internationals for 2007(англ.). OzFootball.net.Дата обращения: 28 марта 2021.. Австралия командасында беренче һәм соңгы уенын 2014 елның 6 апрелендә Брисбенда Бразилияга каршы узгара (җиңелүе 0:1).
Шәхси тормышы Һөнәре буенча терапевт булып тора. Аның ике туган сеңлесе футболчы Трэйси Макговерн.
Рали Добсон үз карьерасын тәмамлавы турында 2021 елның 25 мартында баш миендә шеш булуы ачыкланган егете Мэтт белән ярәшү көнендә игълан итә. Мэтт аңа Рали хушлашканнан соң тәкъдим ясый: кыз алда үз вакытын күбрәк иренә багышларга карар кылаГолливудская история из Австралии: футболистка завершила карьеру ради парня, у которого рак. Он сделал ей предложение после матчаДевушка бросила футбол ради парня. Они хотят победить смертельную болезнь.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Профиль на сайте ЖФК «Мельбурн Сити» Профиль на сайте Soccerway (англ.) Төркем:Футболчылар Төркем:Әлифба буенча спортчылар Төркем:Шәхесләр:Австралия Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Австралиядә туганнар