Ирина Валерьевна Кривко (; 1991 елның 30 июле, Сенно, Витебск өлкәсе, Беларус ССР, ССРБ) — Беларусия биатлончысы, эстафетада 2018 елгы Олимпия чемпионы.

Тормыш юлы Ирина Кривко Витебск өлкәсенең Сенно шәһәрендә туа. Бишенче сыйныфта укыганда, физкультура укытучысы, элекке биатлончы Валентина Гордецкая аңа игътибар иткәч, спорт мәктәбе тренеры Валерий Михайлович Лекторовка күрсәтә. Энесе Виктор шулай ук биатлончы булаКРИВКО Ирина Валерьевна. 2018 елда Беларусия җыелма командасы сервисчысы Артем Лещенкога кияүгә чыга.

Карьера Халыкара ярышларда 2009 елда Канаданың Кенмор шәһәрендә узган яшьүсмерләр арасында дөнья чемпионатында дебют ясый. Анда беренче шәхси узышта Канада биатлончысы Йолен Оддуга 10 секунд оттырып, дүртенче урынны ала, спринтта — 14 нче һәм пасьютта сигезенче була. Кривко Неля Никалаева һәм Дарья Нестерчик белән бергә эстафетада икенче урынны алып, Россия кызларына оттырып, беренче медален яулый. 2010 елда Швециянең Турсбю шәһәрендә узган яшьүсмерләр арасында дөнья чемпионатында Кривко шәхси узышта бишенче була, спринтта, Польшадан Монике Хойнишка гына оттырып, дүртенче, пасьютада — җиденче, ә эстафетада Диана Москаленко һәм Дарья Нестерчик белән бергә бакыр медаль яулый. Тиздән Эстониянең Отепа шәһәрендәге Техванди спорт үзәгендә Европа ачык чемпионатында чыгыш ясый, һәм шәхси узышта 18 нче, спринтта 15 нче, пасьютада 17 нче, катнаш эстафетада Алла Талкач, Александр Мингалев һәм Артем Лещенко белән бергә бишенче була.

2010/2011 сезонын IBU Кубогы этапларында чыгышлардан башлый һәм беренче узышта ук, спринтта 39 урын алып, беренче очколар ала. Аның иң яхшы казанышы — Австриянең Обертиллиахта пасьютада 19 нчы урын.

2011 нче елда Чехияның Нове Место-на-Мораведа яшүсмерләр арасында дөнья чемпионатыда Кривко спринтта 12 нче, пасьютта 20 нче һәм шәхси ярышта 14нче була. Эстафетада Динара Алимбекова һәм Дарья Нестерчик белән бергә 11 нче була. Тиздән Италиянең Валь-Риданна үзәнендә урнашкан Массерия урынында (Рачинес коммунасы) узган Европа ачык чемпионатында шәхси ярышта 9 нчы, спринтта 11 нче, пасьютта 8 нче булган. Дарья Нестерчик, Алексей Абромчик һәм Александр Дорожко белән катнаш эстафетада беренче медален яулый.

2011/2012 сезонын IBU Кубогы этапларында чыгышлары белән башлый. Әмма Италиянең Валь-Риданне шәһәрендә икенче этапта гына чыгыш ясап, Австрия Хохфильценында узган дөнья Кубогы этапларында дебют ясый. Спринтта 46 нчы урынны ала, киләсе куу узышы ярышында, 40 нчы урынны алып, дөнья Кубогы этапларында беренче очколар җыя.

2012 елгы яшүсмерләр арасында дөнья чемпионатында спринтта лидерлардан 1:37 исәбе белән артта калып 20 нче килә, куу узышында Ольга Галичка бары тик 11 секундка гына оттырып 3 нче килә.

Дөнья чемпионатында 2012 елда дебют ясый — шәхси ярышта старт алып, финишка килеп җитә алмый.

2017/2018 сезонында Ансидагы Дөнья кубогы этабында масс-стартта икенче була. Шулай ук 2018 елгы Олимпиадада «алтын» эстафета составында була, шуның өчен «Шәхси батырлык өчен» ордены белән бүләкләнә.

Казанышлар

Яшүсмерләр һәм яшьләр казанышлары ЕлҮткәрү урыныЯшьШәхси узышСпринтКуу узышыЭстафетаКатнаш эстафета2009ДЧ КанморU1941482—2010ДЧ ТурсбюU195473—2010АЧ ОтепяU19181517—52011ДЧ Нове МестоU2114122011—2011АЧ Валь-РиданнаU219118—32012ДЧ КонтиолахтиU21142039—

Европа чемпионатларында катнашу ЕлҮткәрү урыныШәхси узышСпринтКуу узышыЭстафета2014 Нове-Место-на-Мораве3152212015 Отепя -5652019 Раубичи3112 -

IBU Кубогында чыгышлар статистикасы 2010/2011 Бейтостёлен Мартелло Обертиллиах Нове-Место Альтенберг Осрблье Банско АнсиНәтиҗәСпрСпрИндСпрСпрПрИндСпрСпрПрИндСпрСпрСпрИндСпрПрОчковУрын3920DNS—2219DNS372924———————9746 2011/2012 Эстерсунд Валь-Риданна Обертиллиах Форни-Авольтри От-Морьенн Канмор Канмор АльтенбергНәтиҗәСпрСпрИндСпрСМСпрПрИндСпрЭстСпрПрСпрСпрИндСпрИндСпрПрОчковУрын——2417———————————————4187 2013/2014 Идре Бейтостёлен Обертиллиах Валь-Риданна Валь-Риданна Рупольдинг Осрблье МартеллоНәтиҗәСпрСпрИндСпрСпрПрЭстСпрСпрИндСпрСмСпрПрСпрПрСпрПрСмОчковУрын48211346———3726154847DNS——1115719218 2014/2015 Бейтостёлен Мартелло Обертиллиах Душники-Здруй Валь-Риданна Осрблье КанморНәтиҗәСпрСпрСпрПрИндСпрСпрСмСпрСпрПрСпрПрСмСпрПрИндСпрСмОчковУрын113—————————————————15637 Дөнья чемпионатларында катнашу ЕлҮткәрү урыныШәхси узышСпринтКуу узышыМасс-стартЭстафетаСмЯлгыз катнаш эстафета2012 РупольдингDNF - - - - -мәгълүматлар юк2015 Контиолахти19 - - -6 -мәгълүматлар юк2016 Хольменколлен6466 - -189мәгълүматлар юк2017 Хохфильцен143645 -922мәгълүматлар юк2019 Эстерсунд6226332411 - -2020 Антхольц3052491312

Олимпия уеннарында катнашу ЕлҮткәрү урыныШәхси узышСпринтКуу узышыМасс-стартЭстафетаКатнаш эстафета2018 Пхёнчхан361717261—

Искәрмәләр

Сылтамалар Профиль на оф. сайте Белорусской федерации биатлона

Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1991 елда туганнар Төркем:30 июль көнне туганнар