Каттис Альстрём (швед. Katarina Sofie «Kattis» Ahlström, 9 июнь 1966 ел) — швед журналисты, телевидение алып баручысы, балалар хокукын яклаучы BRIS оешмасының элеккеге генераль секретаре.

Биографиясе Катарина Софие «Каттис» Альстрём 1966 елның 9 июнендә Швециянең Гётеборг шәһәрендә туган, Люндта табиб Ханс Альстрём (1939-2005) һәм Анн-Кристин Альстрём Экберг (1939-2005) гаиләсендә үсә. Аның олы апасы — Габриэлла Альстрём һәм энесе — Фредрик Альстрём бар.

Бала чактан классик музыкант булу турында хыяллана; Каттис виолончелдә һәм фортепианода уйный, шулай ук университетта музыка өйрәнә, әммә кулының җәрәхәтләнүе аркасында икенче юнәлешне алырга мәҗбүр була.

Үз карьерасын Клаэс Окесон (Claes Åkeson) белән бергә швед телевидениесында «7-нән 9 га кадәр» күңел ачу программасы алып баручысы булып башлый.

2000 елдан алып Андерс Лундин (Anders Lundin) белән бергә Глобен Стокгольм аренасында Евровидение тапшыруын алып бара.

2003-2005 елларда ул «TV-huset» (ТВ-йорт) программасын алып бара, 2005 елда шушы программа өчен ул Kristallen «Иң яхшы хатын-кыз-телевидение алып баручысы» премиясенә лаек була. Melodifestivalenда һәм телевидениеда хәйрия гала-концертларда конферансье буларак эшли.

2009 елда ул телевидениега TV4 Плюс каналындагы «Kattis & Company» программасына кайта, шулай ук 2009-2011 елларда «Kattis & Company» гәҗитенең баш мөхәррире булып эшли. 2006-2010 елларда популяр «Icakuriren» көндәлек журналының баш мөхәррире була.

2012-2015 елларда балалар хокукын яклаучы BRIS оешмасының генераль секретаре вазифасын башкаручы (швед. Samhället Barnens rätt i), шулай ук Lilla barnets fond (Кечкенә балалар фонды), Rädda Barnen (Балаларны коткарыгыз) фондларында һәм ООНның ЮНФПА халыклар яшәү өлкәсе фондында катнаша.

2015 елның көзендә Нобель лауреатларына багышланган Nobelstudion программасының дүрт чыгарылышын үткәрү өчен Каллис SVT каналына кайта.

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Швециядә туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1966 елда туганнар Төркем:9 июнь көнне туганнар