Андерсдоттер Анна Амелия Матильда Катарина (; 30 август 1987 ел, Швеция, Уппсала, Энчепинг) — швед сәясәтчесе һәм 2009 елда Швециянең Пират фиркасе исемлеге буенча Европа парламентына сайлаулы депутат.
Биографиясе Амелия Андерсдоттер Лунда яши һәм сайлаулар вакытында Лунд университетында икътисад һәм испан телен өйрәнә. 2007 елдан 2010 елның мартына кадәр Пират партиясенең Яшь пират (инг. Ung Pirat) яшьләр оешмасында халыкара координатор була.
Андерсдоттер фирка исемлегендә Кристиан Энгстремнан кала икенче килә һәм алынган тавышлары 2009 елның июнендә мандат алуга җитми. Әмма парламентта Лиссабон килешүен яклап ясаган чыгышынан соң, Швеция Европарламентта өстәп ике урын алгач мандатка ия була Pirate Party Gets Second Seat in European Parliament | TorrentFreak. Кайбер илләр Евросоюзга өстәмә депутатларны дәррәү сайламаганлыктан, яңа 18 депутат, шул исәптән Андерсдоттер шунда ук парламенттагы урынын били алмый. Вазифасына рәсми керүе 2011 елның декабренә туры килә. Андерсдоттер 21 яшендә иң яшь сайлаулы, ә 24 яшендә — Европарламентның гамәлдәге иң яшь депутаты булаPirate To Join European Parliament As Youngest Member | TorrentFreak.
Лунд университеты гәҗитенә биргән интервьюсында белдерүенчә, Андерсдоттер депутат булып сайланганнан соң эш хакының бер өлешен альтруистик Attac (инг. Attac) хәрәкәтенә һәм «халыкара амнистия»«Amelia 2.0» from lundagard.se (Swedish), published June 1, 2009 хокук саклау оешмасының Ordfront нәшриятенә күчерәчәген фаразлый.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Блог Амели Андерсен(швед.)(ингл.) Официальный сайт(швед.), Официальный сайт (ингл.)
Төркем:1987 елда туганнар Төркем:30 август көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Швециядә туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе