Талхина Динә Азат кызы (27 июль 1952 ел — 27 февраль 2007 ел) — башкорт шагыйре, 1992 елдан Башкортстанның һәм Рәсәй Язучылар берлекләре әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2003).

Биографиясе Динә Азат кызы Талхина (Хафизова) Чиләбе өлкәсенең Аргаяш районы Мәтәл авылында туган. Уфадагы 1нче мәктәп-интернатта урта белем ала.

1977 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. 1974 елдан башлап Учалы районындагы Миндәк урта мәктәбендә мөгаллимлек итә. Ул инглиз теле, рус теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта.

1977 елда районның «Серп и молот» («Урак һәм чүкеч») гәзитенең бүлек мөдире була. 1981-2005 елларда Китап нәшриятының мөхәррире һәм бүлек мөдире.

Иҗат юлы Динә Талхина иҗат юлына 1980 елларда аяк баса. Проза һәм поэзия жанрларында уңышлы эшли, тәүге китаплары кече яшьтәге мәктәп балаларына карый.

1989 елда «Тылсымлы күлмәкләр» дигән беренче китабы дөнья күрә. 1997 елда — «Йөрәгемдә җырлар йөртәм» һ.б. шигъри җыентыклар чыгара.

Ә «Бармакларым арыды» (1992), «Күңелле әлифба» («Веселая азбука»; 1993), «Әйтергә өйрәнәбез» (2007) исемле китаплары балалар өчен язылган. Аның шигъриятендә зур урынны мәхәббәт һәм фәлсәфи шигырьләр алып тора.

Аның сүзләренә композиторлар Р. Сәлмәнов, Салават Низаметдинов, Руза Сәхәветдинова һ.б. җырлар язган. Шагыйрәнең әсәрләре азәрбайҗан, рус, татар телләренә тәрҗемә ителгән.

Китаплары

Гаҗәп күлмәкләр (1989). Бармакларым арыды (1992). Веселая азбука (1993). Зәңгәр күл әкиятләре (1993). Йөрәгемдә җырлар йөртәм (1997). Йөрәгемдә еллар йомыла (2002). Мин – актамыр (2006). Әйтергә өйрәнәбез (2007). Шигъри әлифба (2009). Яфрак яшергән сер (2017).

Шагыйрь турында «Динә Талхинаның ижатын тын гына аккан елгага охшатам. Күңел күзе күргәнгә, мул ул.» Гөлназ Котыева, шагыйрә

Үле кешене дә терелтердәй сүзләр таба белә Динә. Язучыларны балалар өчен язарга өндәр, сорар иде. Нәшриятта балалар секторын булдыру,балаларга язган авторларга тиешле гонарар түләү, башка китапларына комачау булмасын дип янулары әле һаман күз алдымда", — дип истәлекләре белән уртаклаша Таңчулпан Гарипова, язучы, драматург

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2003)

Чыганаклар

Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1 Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с.

Сылтамалар

Талхина Динә Азат кызы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. БДУ сайты «Юлдаш» радиосында Динә Талхина шигырзары «Яшьлек» газетасында мәкалә Динә Талхина «Агыйдел» журналында мәкалә Төркем:Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәрләре Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Әлифба буенча шагыйрьләр Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Башкорт шагыйрьләре Төркем:XX гасыр шагыйрьләре Төркем:Русия шагыйрьләре Төркем:ССРБ шагыйрьләре Төркем:Уфада вафатлар Төркем:2007 елда вафатлар Төркем:27 февраль көнне вафатлар Төркем:Аргаяш районында туганнар Төркем:1952 елда туганнар Төркем:27 июль көнне туганнар