Фәргать Вәгыйз улы Мөхәммәтов (1967 елның 11 сентябре, Иске Рәҗәп, Куйбышев районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия муниципаль эшлеклесе. Спас муниципаль районы башлыгы (2019―2025). «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасыМухаметов Фаргат Вагизович / Партия «Единая Россия».
Тормыш юлы Фәргать Мөхәммәтов 1967 елның 11 сентябрендә Татарстан АССРның Куйбышев районы Иске Рәҗәп авылында туа. 1991 елда Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, «Татагропроммодульстрой» ППСО УПТК башлыгы урынбасары булып эшли. 1993 елда Спас районындагы А. Алиш исемендәге совхозның баш агрономы була. 1993 елның сентябрь ахырыннан «Екатериновский» совхозында эшли: икътисадчысы, баш бухгалтер урынбасары, совхоз директоры (1995—1998). 1998 елдан Болгар шәһәрендә «Болгарагропромснаб» ДУП директоры. 2005 елдан «Спас Агроснаб» ҖЧҖ директоры, 2010 елдан «Мухаметов Ф. В.» КФХ башлыгы. 2013 елда «Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы» директоры булып эшли башлый.
2019 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башлыгы итеп сайланаГлавой Спасского района РТ избран Фаргат Мухаметов.
2025 елның 24 апрелендә район башлыгы вазыйфасыннан киткәнЭльза Кузнецова. В Спасском районе Татарстана сменился руководитель. Татар-информ, 25.04.2025. Бүләкләр
2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале 2017 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале; 2019 — Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте; 2019 — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Спас муниципаль районы сайтында
Моны да карагыз
Төркем:Спас районында туганнар Төркем:Район башлыклары Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар