Габдулла Галиулла — дин әһеле, Татарстан Республикасының беренче мөфтие. 1954 елның 2 сентябрендә Казанда туа.
1961-1969 елларда - Казанның №119 нчы мәктәптә, 1969-1971 елларда - №37 нче мәктәптә укый.
1973-1975 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә.
1978-1983 елларда Бохара мәдрәсәсендә белем ала.
1983-1987 елларда Ташкент Ислам Институтында укып, югары дини белем ала.
1987-1990 елларда - Казанның Мәрҗани мәчете имамы.
1990 елдан "Нурулла" мәчете имам-хатыйбы.
1992-1998 елларда Татарстан Диния нәзараты җитәкчесе, мөфтие.
1993-1996 елларда - Россия дини идарәләре координацион үзәге рәисе булып сайлана. Сылтамалар Татарстанның беренче мөфтие җомга вәгазьләрен татар телендә генә уздыруга каршы чыкты. Шәһри Казан, 18 гыйнвар 2017 Габдулла хәзрәт Галиулла. Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте сайты Габдулла Галиулла: “Без хакимиятнең дингә тыкшынуына каршы”. Ландыш Харрасова, Азатлык радиосы, 12 февраль 2011 Габдулла Галиулла: «Аллаһка таянып яшәмибез». Римма Бикмөхәммәтова, Ирек мәйданы № 15, 09.10.2009
Төркем:Татарстан имамнары Төркем:Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтиләре Төркем:Татар дин әһелләре