Шәфыйкова Әминә Ивний кызыАлсу Ниуриманова. Әминә Шәфыйкова — мәдәният министры. Кызыл Таң, 29.10.2019 (24 март 1974 ел) — башкорт дәүләт эшлеклесе, уенчы-пианист. 2012 елның ноябреннән Башкортстан Республикасының мәдәният министрыПравительство Республики Башкортостан. Официальный сайт. / Правительство / Сотрудники. Шафикова Амина Ивниевна . Башкортстанның атказанган (2002) һәм халык (2024) артисты. Башкортстан Республикасының Шәехзада Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты (2005).
Биографиясе Әминә Ивний кызы Шәфыйкова 1974 елның 24 мартында Башкорт АССРның Бөрҗән районы Ыргызлы авылында туган. Урта махсус музыка мәктәбен һәм Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын (профессор Н. Г. Хәмидуллина классы) тәмамлый.
1997—1999 елларда Татарстанга килә. Казан дәүләт консерваториясендә (хәзер Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе (академия)) ассистентура-стажировка үтәПортал «Республика Башкортостан» Главная \ Справочники \ Персоны Шафикова Амина Ивниевна .
2004 елның сентябреннән 2008 елның октябренә кадәр — Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Аппаратының мәдәният, спорт, киң мәгълүмат чаралары, милли һәм яшьләр сәясәте бүлегенең баш консультанты.
2008—2010 елларда — Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать академиясенең өстәмә белем бирү буенча проректоры.
2010—2012 елларда — Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать академиясе ректоры.
2012 елның 5 октябреннән — Башкортстан республикасының мәдәният министры. Тоткарлау 2026 елның 18 февралендә, вазифаи вәкаләтләрен арттыруда шикләнеп, хокук саклау органнары тарафыннан тоткарланганЮлия Калинина. В минкульте Башкирии прокомментировали ситуацию с Аминой Шафиковой. Башинформ, 18.02.2026 Пианистка доигралась: за что повязали министра культуры Башкортостана? Бизнес-Онлайн, 18.02.2026.
2026 елның 19 февралендә Мәскәүнең Басманный район мәхкәмәсе, Тикшерү оешмасы үтенечен канәгатьләндереп, Әминә Шәфыйкованы 17 апрельгә кадәр кулга алган. Шәфыйковага Россия Җинаять кодексының ике маддәсе нигезендә гаеп белдерелә: 160нчы маддәнең 4нче өлеше («Аеруча зур күләмдә акча үзләштерү») һәм 290нчы маддәнең 6нчы өлеше («Аеруча зур күләмдә ришвәт алу»)Министра культуры Башкирии Шафикову арестовали. ТАСС, 19.02.2026 .
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
«Эшендәге казанышлары, актив җәмәгать эшмәкәрлеге һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» — Россия Федерациясе Президентының рәхмәте Шәехзада Бабич исемендәге республика дәүләт яшьләр премиясе лауреаты (2005) «Пианелло валь тидон» халыкара конкурсы дипломанты (Италия, 2004) «Өмет. Талантлар. Осталар» халыкара конкурсының 2-се премиясе лауреаты (Добрич, Болгария, 2003) Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2002) «Музыкаль де франс» халыкара конкурсының 2-нче премиясе лауреаты (Париж, 1996) Нариман Сабитов исемендәге I конкурсның 2-нче премиясе лауреаты (Уфа, 1995) 2002 ― Башкортстанның атказанган артисты 2022 ― «Мәдәнияттә һәм сәнгатьтә хезмәтләре өчен» медале (РФ) ― «»Указ Президента Российской Федерации от 19 октября 2022 года № 758 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»Ләйлә Аралбаева. Владимир Путин Әминә Шафиҡованы «Мәҙәниәттә һәм сәнғәттәге хеҙмәте өсөн» миҙалы менән наградланы. «Башинформ» МА, 20.10.2022. 2024 ― Башкортстан Республикасының халык артистыЛейла Аралбаева. Амине Шафиковой на сольном концерте вручили звание народной артистки Башкирии. ИА «Башинформ», 29.03.2024 Шәхси тормышы Кызы Камилә Бакирова.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Башкортстанның мәдәни донъясы
Төркем:Башкортстан хөкүмәте әгъзалары Төркем:Шәехзадә Бабич премиясе лауреатлары Төркем:Башкортстанның атказанган артистлары Төркем:Бөрҗән районында туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1974 елда туганнар Төркем:24 март көнне туганнар Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Страницы с непроверенными переводами Төркем:«Мәдәнияттә һәм сәнгатьтә хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Башкортстанның халык артистлары