Рәмилә Кобагошова (15 декабрь 1957 ел) — Башкорт дәүләт курчак театры артисты. 1990 елдан ССРБ Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының халык артисты (1996).
Биографиясе Рәмилә Сөләйман кызы Кобагошова 1957 елның 15 декабрендә Башкорт АССРның Күмертау шәһәрендә туган. 1977 елда Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесын тәмамлаган (Ю. С. Вертлиб курсы).
1978 елдан алып Уфа шәһәренең Башкорт дәүләт курчак театрында эшли.
Спектакльләрдәге төп рольләре Гали («Галимә», Мәҗит Гафуриның «Кара йөзләр» повесте буенча А. Баранов әсәре),
Гөлфирә («Әлдермештән Әлмәндәр», Т. Миңнуллин),
Куянкай («Таештабан йоклый алмый», Сафуан Әлибаев),
Кендек («Хыял күпере», Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» әсәре буенча),
Дюймовочка (Г.Х. Андерсенның шул ук исемле әсәре буенча),
Зөләйха («Бөркет баласы канат җәя», А. С. Фәткуллин һәм Д. А. Рашкин),
Дилбәр («Әнсарның гаҗәп чанасы», С. Р. Сурина).
«13-нче раунд» кинофильмында Зөлфия Шәрипова ролен башкара.
Тудырган образлары ихлас, эчкерсез, нечкә күңелле булуы белән аерыла, тормышчанлыгы белән җәлеп итә.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
Башкортстан Республикасының халык артисты (1996); Башкорт АССРның атказанган артисты (1987); Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре; «Колынчак» Республика балалар өчен спектакльләр фестивале дипломанты (Уфа, 2001).
Сылтамалар
http://kulturarb.com/publ/ramilja_kubagusheva/18-1-0-166 http://kulturarb.ru/people/?ELEMENT_ID=21893 Ҡобағошова Рәмилә Сөләймән ҡыҙы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Башкортстанның халык артистлары Төркем:Әлифба буена актерлар Төркем:ССРБ актерлары Төркем:Русия актерлары Төркем:XX гасыр актерлары Төркем:1957 елда туганнар Төркем:15 декабрь көнне туганнар